Бер очрашу – үзе бер гомер
Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар.
Юк, асылташлар түгел.
Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә.
Шундый хәзинәне үзенең туган халкына бүләк иткән якташ-язучыбыз, фольклорчы, авылдашыбыз Илгиз Кадыйров Бәрәзә мәктәбендә кунакта булды. Кунакта, дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Сагынып туган авылына кайтты ул.
Күп еллар Мәдәният министрлыгының халык иҗаты республика фәнни-методик үзәгендә чит өлкәләр беләнэшләү бүлеге мөдире вазыйфасын алып барган, чит өлкәләрдә яшәүче татарларның музыкаль фольклорын җыюга, аларны туплауга гомерен багышлаган, халкыбызның гореф-гадәтләрен, сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән музыка белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Шәфыйк улы.
Шундый атказанган исемнәре, әллә никадәр медальләре, диплом-грамоталары булгач бик горур, тәкәббер кеше, дип, уйлыйсыздыр. Юк, юк. Ул – туган авылын яратучы, якташлары белән горурланучы гап-гади бер авыл малае. Һәрвакыт шат күңелле, җор телле, сине гомерлек дусты кебек якын итеп сөйләшүче. Илгиз абый үзен яшьләр янында иркен тота, әле дә егәрлеген, җитезлеген югалтмаган. Очрашуда укучылар белән җиңел аралашты, тормыш юлы турында сөйләде. Үзенең укытучылар гаиләсеннән булуы, мәктәптә бик тырышып укуы, кечкенәдән музыкага, гармунга мәхәббәте турында бәян итте. Укучыларга, бик тырышып укырга кирәклеген кат-кат әйтте...
Тулырак газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев