Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Бер райондашыбыз мошенниклык очрагына эләккән

Агымдагы елның гыйнвар аенда билгесез кешеләр интернет челтәре аша бер райондашыбызның паспорт мәгълүматларын кулланып, кредит килешүе төзиләр.

Район полиция бүлегенә бер райондашыбыз мошенниклык очрагына юлыгуы турында хәбәр итә.Агымдагы елның гыйнвар аенда билгесез кешеләр интернет челтәре аша бер райондашыбызның паспорт мәгълүматларын кулланып, кредит килешүе төзиләр. 
— Зыян күрүче хәбәр итүенчә, интернет сайт аша аның исеменә кредит алалар. Әйтүенчә, аның паспортын, телефонын да югалтканы булмаган, шулай ук кемгәдер шәхси пин-код номерларын да хәбәр иткәне юк. Кызганычка каршы, райондашыбыз исеменнән ике тапкыр акча алына, кредит килешүләре да төзелә, — диде район полиция бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. 
Кеше үзенә онлайн-кредит ала. Һәм аның мәгълүматлары шунда кала күрәмсең. Һәм мошенниклар дәүләт хезмәте порталын ватып кереп, барлык мәгълүматларга ия булалар. Һәм кеше үзе исеменә кредит алуларын белмәскә дә мөмкин. Үз исеменә кредит рәсмиләштерүне кеше кайвакыт судтан дәгъва кәгазе килгән очракта гына белергә мөмкин икән. 

Шулай итеп, билгесез кеше райондашыбыз исеменә законсыз рәвештә кредит килешүе рәсмиләштерә. Мошенниклык очракларының ниндиләре генә юк хәзер. Кайда дөреслек, кайда ялган икәнен дә кайчак аңлап бетереп булмый. Ләкин шунысы ачык, беркайчан да телефоннан билгесез кешеләргә карта номерларыгызны, шәхси кодларны әйтмәгез. Никадәр кисәтеп торсак та, районда мошенниклар тозагына эләгүчеләр гел булып тора. Бу хакта полиция бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев