Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Бүләк безне үзе ярата!”

Әнә шулай диләр Шәкәнәч авылында яшәүче Зәйтүнә һәм Мәсхүт Гыймадиевлар

“ТАТМЕДИА” агентлыгы үз укучыларына әледән-әле бүләкләр өләшә.

Ә мәкаләбез геройлары Гыймадиевларның “Бүләк безне үзе ярата ул” диярлекләре бар шул – газета­-журналларга язылып инде берничә тапкыр бүләк отканнар алар. Хәер, бу мөлаем, сөйкемле парга бернинди бүләк тә жәл түгел. Эчке матурлыклары йөзләренә үк сирпелгән Гыймадиевлар бу юлы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте уздырган бәйгедә яшелчәҗиләк-җимеш киптергеч оттылар. Хәйран зур, күләмле җиһазны кулларына алгач: «Хәйран авыр икән бу», – дип куйдылар. Ә җиләк-яшелчәне “Бүләк безне үзе ярата!” Әнә шулай диләр Шәкәнәч авылында яшәүче Зәйтүнә һәм Мәсхүт Гыймадиевлар быел киптерергә өлгермәсәләр, киләсе кышта рәхәтләнеп кипкән яшелчәләрдән генә авыз итеп ятасылары бар әле аларның! Өстәвенә, күптән түгел 73 яшен тутырган Мәсхүт абыйга да бик яхшы бүләк бу!

– Безнең элекке елларны да төрле бүләкләр отканыбыз булды. Күптән түгел, “ТАТМЕДИА” уздырган бәйгедә смартфон откан идек. Ә аңа кадәр “Әтнә таңы” оештырган ярышта “Иң зур яшелчә” белән катнашып, җиңүгә ирешкән идек, – дип елмаялар...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев