Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Бу хезмәт ялгышларны кичерми

22 декабрь – Энергетиклар көне.

“Күрсеннәр дип түгел, кеше өчен эшлибез”, – ди электромонтер Рамил Хисмәтуллин.

Хезмәте турында төпченеп сораша торгач, әнә шундый җавап ишеттек мәкалә героеннан. Үз сүзләре булса да, әнә шулай барлык хезмәттәшләренең уртак фикерен белдерде ул.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

Энергетика көне – социаль яктан иң әһәмиятле һө­нә­ри бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки, бернинди арттырусыз, иле­безнең бөтен барлыгы, сәнәгать предприятиеләре, мәктәпләр, хас­таханәләр эше, гомумән, кешеләрнең көндәлек тормышы бу тармак хезмәткәрләренә бәйле.

Рамил Хисмәтуллин рай­о­ныбызның Түбән Көек авылында туып-үсә. Мәктәпнең югары сыйныфларын Олы Әт­нәдә тулай торакта торып тә­мамлый. “Ул елны Түбән Кө­ектән 10 кеше шунда укыдык”, – ди. Кечкенәдән шо­фер булып эшләгән әтисе Гомәр янында бөтерелеп үс­кән егет тә киләчәген шофер хез­мәте белән бәйләргә уйлый. Бу уңайдан Әтнә авыл ху­җалыгы техникумының ме­ханика факультетына укырга керә. 1985 елны аннан армия хезмәтенә китә. Кайткач яңа гына кабат оешкан район җи­тәкчелегеннән Олы Әтнәдә җир со­рап, 1993 елны яңа йортҗир җиткерә. Шулай итеп яшәешенең Олы Әтнә белән бәй­ле икенче этабы башлана...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев