Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Даил Зиннәтуллин – дөнья чемпионы!

“Беренче булып калачагыма тулы ышаныч белән бардым”, – дип шаккатырды ул.

Билбау көрәше буенча яшүсмерләр арасында узган дөнья беренчелегендә 70 килограмм авырлыкта Кышлау авылы егете Даил Зиннәтуллин чемпион исемен яулады.

Белмәүчеләр дә бардыр, аңлатып узыйк: Кышлауның данлыкы гармунчысы Фирдәвес Зариповның оныгы ул.

 Ә дөнья беренчелегенә килсәк, барысы 5 көндәш белән бил алышырга туры килә аңа. “Араларында милли көрәшләре билбауга шактый якын булган көрәшчеләр дә бар иде. Аларга күпкә җиңелрәк булгандыр”, - ди ул. Ә шулай да аеруча Россия чемпионатында төп көндәш булган көрәшче белән, шулай ук Үзбәкстан вәкиле белән бил алышу авырга туры килә. Шунысы кызык, финалда җиңү яулагач туган беренче уй-хисләре дә үзенчәлекле аның.

– Башта үзем дә аптырап калдым. Аннан соң тренерым Руслан Сафин янына барып: “Булды бит бу”, диюем истә, – дип көлдереп тә алды.

Аның киләчәккә планнары белән дә кызыксындык. Баштарак: “Әлегә белмим”, дисә дә, “Киләчәктә тренер булырга телим мин”, – дип кабат гаҗәпләндерде.

Ә бу җиңүенә зур өлеш керткән тренерына, үзенең спар ринг-партнерлары ринг-партнерлары на, җи - тәк чесе Ирек Мө чесе Ирек Мө хәм мәт шинга их лас рәхмәтле ул.

Яшьләр эше. Спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин исә:

– Әтнә тарихында беренче дөнья чемпионлы булдык. Сер түгел, моңа озаклык белән килдек. Шөгыльләнү ысулларын да бераз үзгәртергә туры килде, – ди ул.

Шунда ук:

– Бу очраклы җиңү түгел. Күп шөгыльләндек, бик күп көч куйдык. Көрәшче егетебез Лаеш, Саба, Теләче, Кукмарага барып та I урыннар алып кайтты. Район башлыгы да нык ярдәм итте, – ди.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев