Дүрт ятимнең бәхетсез балачагы
Сугыш вакытында кая карама толлык, ятимлек, ачлык, ялангачлык. Су буенда өч йорт эчендә — өч төрле язмыш.
Сугыш вакытында кая карама толлык, ятимлек, ачлык, ялангачлык. Су буенда өч йорт эчендә — өч төрле язмыш.
Бакча башындагы Әхмәтхан абыйның да хатыны Кәшифә үлеп китә, өч бала белән тол кала. Урамның икенче ягындагы Каюм абый да өч бала белән тол кала. Су буендагы беренче йортка да ире Гаптелхәе сугышта үлгәч, кызы яшь сабыен күтәреп әнисе өенә кайта. Алар Гаптелганигә ятимлек ачысын да, ачлыгын да белгертмиләр. Чөнки әнисе дә, әбисе дә, апайсы Әминә дә сау-сәламәт, җир-җимертеп эшлиләр.
Яр буеның икенче кырыендагы йортта яшәүче Асия апайның ире Әхтәмнең дә үлгән хәбәре килә. Асия апай ике кыз баласы белән тол кала, ул да сау-сәламәт балаларын туендыру өчен ирләргә биргесез тырышлык күрсәтә. Көндез колхозда сыер белән ике баш сарык асрау өчен төне буе басуда эшли.
Ә менә урта йорт язмышында тиңнәр юк. Аны язып сөйләргә дә авыр. Урта йортның күтәрмә төбендә, ап-ак тәлгәшле чәчәкләргә төренеп шомырт агачы утыра. Ул күләгәдә үскәнгәме, эре җимешләре белән көз буе шул тирә балаларын туендыручы да булып тора. Шулай да кайсы көннәрне шомырт агачы җилсез көнне дә әнә авам, менә авам дип селкенгәч, чәчәкларе төсмерсезләнә. Шомырт агачы төбендә чыр-чу килеп балалар уйныйлар да, ара-тирә тынып калалар. Кайсыларының әтиләре, кайсыларынын әниләре эштән кайтып, аз гына булса да тамак ялгап алалардыр. Шомырт агачы төбендә утырып калган дүрт балага дәшүче юк. Аларда — караңгы, ишеге ачык өйгә йөгереп керәләр дә, дәшүче булмагач йөгереп чыгып агач төбенә чүгәлиләр. Ара-тирә төпчек Әнәс кенә үзәк өзгеч ачы аваз белән кычкырып ала. Котырган сугыш вакыты, синең ач дүрт балаң, таяк белән көч-хәл йөргән авырту хатының, ачлыкка тилмергән балаларың кала димиләр. Әхмәдуллин Абдул абыйны да сугышка алып китәләр. Бөтен авырлык авырту хатын өстенә төшеп кала. Ашарга-эчәргә юк, ул авырлыкларга түзә алмый урын өстендә ята башлый. Ахыр чиктә, балаларның бердәнбер туендыручы булган кәҗәне дә бүре ашап чыгып китә. Әтиләре утыртып киткән бәрәңге, аз-маз тирә-күршеләр керткән ризык белән тамак ялгап яши бу гаилә. Олыраклар тау башындагы мулла абыйларына да менеп төшкәлиләр. Анда да бик тамарлык түгел, катлы-катлы гаилә. Кышның бик салкын көнендә, иртән авылны тетрәндергеч, үзәк өзгеч хәбәр тарала. Дүрт баласын калдырып, Дүси Мөнәвәрәсе үлгән диләр. Иртәнге наряд вакытында нишләргә, ничек озатырга, кабер казырга кемгә әйтергә икәнен хәл итәләр. Ул вакытта сугышта кул бармакларын калдырып кайткан Гатауллин Шәйдул абый беренче бригада бригадиры була. Ул йорт саен кереп кабер казырга әйтә, ләкин бер кеше дә барырга атлыгып тормый, кайсы аягыма юк ди, кайсы көрәк, лом юк дип сәбәп табалар.
Авыр чор. Авылның көч-куәтле дүрт хатын-кызы, алар янында ике ир-ат көч-хәл белән каберне кичкә өлгертәләр. Мәетне күмү кирәк-яракларын килендәше Әхмәдуллина Бикә апай, таубашы туганнары, тирә-күршеләр тырышлыгы белән, юкны бар итеп, кояш баеганда мәетне озаталар.
Озаталар дип әйтүе дә бик дөрес булмас, шул кабер казыган дүрт хатын алты карамалы чанага такта куеп, мәетне шумас өчен бәйләп зиратка алып менәләр һәм җирлиләр. Бу вакытта колхозда мәет тартып менәрлек ат та булмый.
Мәет чыккан утсыз караңгы салкын өйдә: «Әни безнең бүтән кайтмый инде», — дип дүрт бала өйнең дүрт почмагында утырып елашып калалар. Иртәгесен балаларга кем мичкә салып пешергән бер-ике бәрәңге, кайберәүләр берәр чокыр сөт, кайберәүләр бәйләнгән носки, ямалган кием-салымнар алып киләләр. Тагын әллә нинди зур фаҗига килеп чыкмасын дип, бер-икесен балалар йортына урнаштыру хәстәренә керешәләр. Ләкин ул вакытта да балалар йортлары тулы була. Бик гозерләнеп уртанчы Наһарны Субаш аты балалар йортына урнаштыралар. Кечкенә Әнәсне чират кунагында йөрткән кебек берничә кешегә асрамага бирәләр. Аягына да җүнләп басмаган, бүген ашасак иртәгә каян алыйм дигән заманда кем сыендырсын? Шулай да заманасына күрә бөтенрәк тормышлы, ире сугышта үлгән, баласы булмаган, кайнанасы белән һәм дә каенэнесе белән яшәгән Шәймәрдәнова Фәрхинур апайга ятим балалар караган өчен түләү юк дип, карарга бирәләр. Фәрхинур апайның кайнанасы Шәмсекамәр әби дә үзеңә иптәш булыр, нәселләре начар кешеләр түгел дип куандыра. Малай боларда кыш чыга. Бервакыт куанып йөргәндә Фәрхинур апайга элеккесеннән дә күп булып түләү килеп төшә. Фәрхинур апай баланы күтәреп авыл советына китә. Ул вакытта авыл советы Кәли бай йортының икенче катында була. Баланы баскыч төбендә калдырып, ачуы чыккан Фәрхинур апай тиз генә баскычтан менеп авыл советы белән сөйләшә. «Без берни эшли алмыйбыз, түләргә булгач, түләргә», диләр. Фәрхинур төз атлап, баскыч төбендә баланы калдырып киткән вакытта: «Мине монда калдырма әни, әни кая барасың, мине ташлап китмә», — дип кычкырып елый башлый. Баланы бер-ике көн апайлары янына кайтарып торалар, аннан соң көч-хәл белән Яшел Үзәндәге балалар йортына җибәрәләр.
Кызлар шомырт агачы төбенә чыгып утырып елыйлар: «Син дә безнең кайгыбызны уртаклашып чәчәк тә атмадың, әниебез дә кайтмаячак, туганнарыбыз белән дә аерылыштык», — диләр күрәсең. «Алар белән дә очрашабызмы, юкмы, әйтче шомырт безгә», диләр. Бу сүзләрне тыңлап йөргән Нәгыймә әби үзе дә елый-елый балаларга җылы ризык алып килеп тамак ялгата.
Тирә-күрше туган-тумача тырышлыгы белән аз булса да кыш ашарларына булыр дип бәрәңге утырталар. Балалар бәхетеннән бәрәңге әйбәт була. Балалар ул елны басуда какы, кузгалак һәм дә ашлык өлгергәч, басуда ашлык ашап тамак туйдыралар. Күршедәге Нәгыймә әби кызларны күздән җуймый, артларыннан кая баруларын сорап кала. Кызларны кешеләр янында булырлар дип, фермага бәтиләр өенә ягарга кушалар, икесе дә бергә йөриләр. Буранлы көннәрне өйләренә дә кайтмый фермада йоклыйлар. Яз көне кечкенә Сәвия шешенә башлый, ачлыктан монысы да үлә инде дип, тирә-күршеләр борчыла. Шуннан соң аларга бер чиләк фураж оны китерәләр. Аны ничек ашаганнардыр дип әниләрнең елый-елый сөйләгәннәре истә иде. Бездә шул вакытта Мәскәүдән эвакуацияләнеп килгән дүрт гаилә булган. Аларның балалары кулында прәннек, конфет, ипине даими китереп биреп торалар. Ул балалар белән бу ятимнәр нәрсә белән аерылып торганнардыр, андыйлар бездә бик күп булды.
Кызлар акрынлап үсәләр. Флёрасы колхозда эшли, ул вакытта басуда эшләүчеләргә төшкә аш пешереп ашаталар, һәм ничә грамм чамасыдыр ипи бирә башлыйлар. Флëра ипиен сеңлесе Сәвиягә алып кайта. Ятимнәр хакына күрәсең, басуда эшләүчеләргә Нәгыймә әбиләрдә аш пешерә башлыйлар. Кызлар тук булалар. Алар икесе дә фермада эшлиләр, берсе олылар белән бергә сарык карый, икенчесе бәтиләр өчен яга.
Тырышып матур гына яшәп яткан кызларны алда тагын зур сынаулар көткән була. Авылда сугышка кадәр туган яшьләр күп була. Яшьлек юк, юклык дип тормыйлар, әйдә сездә аулак өй уйныйк, үзебез бар нәрсәне алып киләбез, диләр. Кызлар риза булмый, әниебез рәнҗеп ятыр, авыл кешеләре ни әйтер дип елашалар. Бер көнне кызлар кар ерып, арып эштән кайтып йокларга яталар. Кичке сәгать уннар тирәсендә, күршеләре Асия апаның күзе тәрәзәгә төшә. Анда кып-кызыл ут, теге балалар яна дип өстенә дә кими йөгерә. Кызларны көч-хәл белән уята. Ул кызлар ут эченнән ялан-аяк, ялан баш чыгалар. Яшьләр өйнең тышына керосин сибеп ут төрткән булалар. Череп беткән йорт ярты сәгать эчендә күмергә әйләнә. Кызлар шуннан атна буе фермада бәтиләр өендә торалар. Кызларны болай булмый дип шәһәргә эшкә урнаштыру хәстәренә керешәләр. Алар авылдан китәсе килмичә елашалар. Ләкин китмичә мөмкин түгел. Аларны бер заводның кечкенә генә бер бүлмәсендә, сеткалы тимер кроватька утыртып калдырып кайтып китәләр. Шуны әйтәсем килә, тотып ашарга кашык юк, башны куярга берни юк ул заманада, бу балалар ниләр генә күрмиләр, бер кешене дә белмиләр. Бу хәбәрне элек авылдан чыгып киткән, дәрәҗәле эштә эшләүче Дәүлиев Ганинең әнисе ишетеп, кызларны эзләп табып, кирәк-яраклар илтә, аларны эшкә урнаштырырга да булыша. Ул кызлар янына да килеп-киткәләп йөри. Чөнки алар авылда күрше булып яшәгәннәр. Кызлар, тәртипле булып заводта эшлиләр. Үзләренә тиң ярларын табып тормыш корып җибәрәләр, балалар үстерәләр, матур яшиләр.
Язмыш сыналганны сынарга ярата. Яшьлектә күргәннәр эзсез калмагандыр, күрәсең, Флёра бик нык авырый башлый, йөрмәгән-кермәгән больница калмый, файдасы юк, аптырагач, күрәзәчегә баралар. Шуны әйтергә кирәк, күрәсен күреп бетереп киткәнгәдер инде, шул чыгып китүдән бер тапкыр да авылга кайтмый. Күрәзәче аларга: «Нигезегездәге агач сезне көтә, кайтып укып килегез», — ди. Дөрестән дә янганнан бирле корып утырган шомырт агачы кызларның кайтасын белепме, ямь-яшел булып яфрак яра. Кызлар авылга кайталар. Нигезгә утырып Коръән укыйлар. Кызлар шомырт агачының һәр ботагын тотып, син безнең кайгыбызны уртаклаштың, без синең белән булдык, быел да без кайтасын белеп яфрак яргансың, диләр. Шомырт агачы үзенчәлекле, бик күп төрле көчкә ия. Кызлар авылдан куанып китәләр, нигезебезне шомырт агачын, күршеләрне күрдек дип. Ләкин нишлисең, язмыштан узмыш юк. Күп тә үтми Флёра газиз баласын, яраткан тормыш иптәшен, кайнанасын калдырып, бакыйлыкка күчә. Инде Сәвия дә вафат. Минем бу язмаларым аларның барсына да дога булып ирешсен иде.
Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев