Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

”Дымлы җир исе катыш яз сулышын тоям”

Районыбызның иң чибәр хатын-кызларын санарга кушсалар, мин иң беренчеләрдән итеп нәкъ менә аның исемен атар идем. Чибәр, нәфис, нәзакәтле ханым булуы белән беррәттән, тормышка карашы, яңалыкка омтылучанлыгы өчен.

Моннан ике дистә еллар элек, әле Лилия Мәгъсүмҗан кызы акушер-гинеколог булып эшләгән чорда танышырга туры килде миңа аның әлеге сыйфатлары белән. Йомшак кына итеп аңлатып, тиешенчә киңәшен биреп тынычландырганы истә. Шуңамы, башка профиль буенча китүен дә хатын-кызлар авыр кабул итте дип беләм.

Тумышы белән җылы Үзбәкстан якларыннан ул. Әтисенең туган ягы – Балтач районы. Мәктәпне Ташкент шәһәрендә тәмамлаганнан соң, күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен кыз Казан шәһәренә, тарихи Ватанына юл ала. Исәбе – илнең иң дәрәҗәле югары уку йортларының берсе булган медицина институтына керү. Ә бу хыялына таба юнәлешне аңа әнисенең апасы бирә. Ул үзе гомер буе шәфкать туташы булып эшли. “Апам миңа бу һөнәрнең яхшы яклары турында гына сөйләп кызыктырды. Табибның үз өстенә нинди зур җаваплылык алуын, көн саен үлем белән күзгә-күз очрашырга мөмкин булуны, йокысыз төннәрен, кан һәм күз яшьләре турында мин үзем эшли башлагач аңладым”, – дип искә ала Лилия ханым. Шуңа да карамастан, үзе өчен күбрәк акушерлык якын була аңа.

Институтта Лилия Мәгъсүмҗан кызы үзенең булачак тормыш иптәше белән кавыша. Беренче курста укыган чакта дөньяга килгән уллары Марат алар укып бетергән елны беренче сыйныфка укырга керә. Ә 1999 елда ирле-хатынлы Лилия һәм Дамир Закировлар Әтнә үзәк хастаханәсенә эшкә кайтып урнашалар.

– Ни өчен Әтнә? Иң беренче чиратта, хастаханәдә акушергинекологлар җитми иде. Икенчедән, район зур түгел, чиста, табигате матур, Казаннан ерак түгел, җитмәсә. Мин Әтнәне бик яраттым. Мин биредә тамырларым белән беректем, дисәм дә, ялгышмам. Тәкъдимнәр булмады түгел, Казанга, Мәскәүгә күчү мөмкинлеге бар иде. Әмма мин Әтнәдән башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев