Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Эчтәге корттан котылу кирәк!

Диспансерлаштыру белән бәрәңге корты хакында онытып өлгермәгән идегезме әле. Узган җомгада кабат искә төште бу мәшәкатьләр.

Яңа Әтнә мәдәният йортында күршебез, Арча районында туган, башкала театрларында актер булып эшләп, Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән, авыл тормышын белеп, аны киң яклап яктырткан драматург, режиссер Фәнәвил Галиевнең (рухы шат булсын) “Корт” спектакле буенча Әтнә район мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштергән “Авылым” спектаклен карадык. Карадык та көлдек.

 Комедия жанры гел шулай, башта көлдертә, аннан уйлата, хәтта елата. Чөнки, артистлар үзебезне – безгә, милләткә хас җитешсезлекләрне күрсәтә.

Бу юлы да шулай булды.

Сәхнәдә “Медосмотр” дип язылган машина. Урындыкларга тезелгән халык. Чират күп. Ул да түгел, берсе торт күтәреп килеп, шәфкать туташына суза. Икенчесе акча төртә. Хәллерәкләр болар. Гади халык шыпырт кына чиратның артына барып баса. Таныш хәлләрме? Таныш. Менә шушы чиратта торганда дөнья хәле, борчыган мәсьәләләр кузгала да инде. Җәй аенда бәрәңге кортыннан да кулае юк. Ә аны бетерә торган түгел. Ярар иде бар бакча бертөсле булып, бар да әллә ничә кат агуласа. Юк шул, 40 яшьлек Хәйдәрнең (Фәрит Борһанов) бакчасында бер генә корт та юк, җитмәсә бәрәңгесе дә башкаларныкы ише күкәй кадәрле генә түгел, баш хәтле. Автор бөтен фәлсәфәне дә, вакыйганы да менә шушы бәрәңге корты тирәсенә җыйган да, кемнең кемлеген, ни рәвешле яшәгәнен ачып салган. Көлсәң көл, уйласаң уйла. Без, тамашачылар, спектакль барышы буенча көлдек, хупладык, алкышладык. Уйларга әллә ни вакыт та калмады, вакыйгалар үз эченә бөтереп алды. Сәхнәдәге авылны да, безне дә бәрәңге корты борчыды. Ничек кортсыз бәрәңге үстереп була? Хәйдәргә дә бик еш бирделәр бу сорауны. Башкаларга әйтмәс, дип, серен белү өчен сөйгәне Сәлимәне (Гөлия Шәйхиева) Хәйдәр янына җибәрделәр.

– Әйт инде, нинди агу сиптерәсең син аңа?

– Сиптермим, җыям мин ул кортларны! – дип серне чиште...

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев