Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Гөлүсә Батталова: «Җылы пледыма төренеп, ташлы океан ярында басып торасым килә»

Аның белән көннәр буе төрле темага сөйләшеп утырырга була. Һәр мәсьәләгә үз фикере. Тагын бер уңай сыйфаты – башкалардан көнләшә белми

Сәхифәбезнең кунагы “Бер йотым бәхет”, “Кесә тулы – давыл” китаплары авторы, шагыйрә, Әтнә татар дәүләт драма театрының маркетинг буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова. Гөлүсә киңкырлы шәхес, аның үз дөньясы. Һәр вакыйгага үз фикере. Шигырьләре дә фәлсәфи, тирән мәгънәгә ия. Шулай ук Гөлүсә өч бала әнисе дә. Шигырь иҗат итүдән тыш, Гөлүсә драматургия өлкәсендә дә беренче адымнарын ясады.

Аның Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә “Җомга базары” пьесасы куелды.

Гөлүсә, сөйләшүебезне дә “Җомга базары”ннан башлыйк әле. Тәүге тапкыр Әтнә театры сәхнәсендә пьесаң куелды. Бүгенге көндә дә Әтнә сәхнәсендә уйнала. Башка районнарга да чыгу, күрсәтү теләге юкмы спектакльне?

– Әйе, Аллаһка шөкер, бүгенге көндә дә Әтнә сәхнәсендә уйнала «Җомга базары». Киләчәктә, без өметләнәбез, бу “Җомга базары” башка сәхнәләрдә дә уйналыр дип. Районнарга да чыгу өчен махсус декорацияләр эшләнеп ята. Сәхнә күренешләрендә, артистларда да азрак үзгәрешләр бар. Чөнки Сиринәбез декретка китте. Хыялыбыз, хәер хыял гына түгел, планда да бар башка район сәхнәләрендә дә әлеге спектакльне уйнарга.

– Кабат пьеса язарга уйламыйсыңмы? Премьерадан соң, үзеңнән үк “Пьеса язу бер нәрсә, аны сәхнәгә чыгару бик җайлы түгел икән”, дигән фикерне дә ишетергә туры килде.

– Язарга хыялым да бар. Әмма бу “Җомга базары”н чыгарган дәвердә мин бер әйберне аңладым. Алдан ниндидер әзерлексез, драма, сәхнә әсәрләренә тотыну бераз кыенрак. Драма әсәре язу өчен, синең ниндидер багажың булу кирәк икән. Шуңа күрә мин үземә шундый максат куйдым, бу өлкәдә бераз укырга, белемнәремне арттырырга кирәк дип. Бүгенге көндә нәкъ менә драма әсәрләрен язарга өйрәтә торган китаплар уку белән мәшгульмен. Һәм аннан соң Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйлаҗев, яшь драматурглардан Илгиз Зәйниевне укып, аларның репликаларда, драма әсәрләрен язудагы үзенчәлекләрен тоеп аласым килә иде. Чөнки менә Илгиз Зәйниевнең үзенең дә әйткәне бар, «Мин пьеса язарга Туфан абый Миңнуллиннан өйрәндем», – дип. Хәтта ул: “Мин Туфан абый бер юлга, бер биткә ничә сүз язган, ничә җөмлә сыйдырган, шуларны да санадым”, – диде. Чөнки башта язганда аңлап бетермисең, язасың-язасың, ә ул режиссерыбыз Рамил Фазлыев әйткәндәй, сүз боткасына әйләнә дә кала. Ә сәхнәдә, Туфан абыйда ачык күренә, сөйләм гади булырга тиеш. Һәм геройларның сүзләре кыска, ачык булырга. Бер герой кабатлаган фикерне икенчесе кабатламаска тиеш. Аның менә шундый үзенчәлекләре күп. Шуңа да миңа әле өйрәнергә дә өйрәнергә дип уйлыйм.

– Бүгенге көндә татар сәнгатендә сәхнәгә менә торган пьесалар юк, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Син бу фикер белән килешәсеңме?

– Мин шагыйрә кеше булып...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев