Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Гомәр Мәрдәнов яки «Калай әтәч» чукыды тәки...

ТР Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль игълан итте

Ихлас күңелдән, сагынып, көттек без бу вакыйганы дип әйтсәм дә, ялгышмам, бу бик кирәкле, бик урынлы фал иде. Театр сөючеләр бик теләп алынды бу эшкә, чөнки нинди дәрәҗәдә Гомәр абыйга театр җене кагылганын күпләр хәтерли әле районыбызда. Театр гынамы соң? Киң колачлап, сәнгатьне үз итеп, аңа җанын-тәнен биреп яшәде ул.

“Калай әтәч” каян килгән дисездер? Интрига булып калсын әле, мәкаләмне йомгаклаганда кире кайтам әле мин аңа.

Гомәр абыйны искә төшергәндә, мин аны бер кешенең дә сүзен алга сөрмичә, үҗәтләнеп, үзенчә күккә омтылучы Икар итеп күзаллыйм. Осип Мандельштамның “Автопортрет” шигырендә мондый юллар бар: ”В поднятьи головы крылатый намек..” Чыннан да, Гомәр абый миңа һәрчак очар кошны хәтерләтә. Чәчләре дә аның башкаларга ошамаган, кыска түгел, ә Хәсән Туфанныкы кебек, озын, ләкин һәрвакыт җыйнак, тузгымаган. Барлык хәрәкәтендә каядыр омтылыш, тынгылык юк һәм юк. Сәхнәгә бер әсәрне дә җентекләмичә чыгармас иде.

 “Театр начинается с вешалки” – дигән гыйбарәдән башлый иде эшне.

Сәхнә аның өчен – изге урын, кирәкмәгән хәрәкәт, ыгы-зыгыга түзми ул. Сәхнә аның өчен – мөнбәр, һәркемгә дә аннан чыгыш ясарга насыйп итмәгән. Сәхнә буйлап элән-селән йөри алмыйсың, сине тиз сөрәләр аннан. Сәхнәгә аяк басучыга Гомәр абыйның таләпләре катгый иде. Баш киеменнән башлыйм әле. Хатын-кызның яулыгы – хөрмәткә лаек, ул безнең намус билгесе. Хатын-кызның яулыгын баштан өстерәп төшерү – хурлыкка тиң. Сәхнәдә яулыкка аерым игътибар. Рольгә карап яулык ябыла. Аллаһ сакласын, биюдә синең яулыгың башыңа сыланып торса. Ул чөелдереп бәйләнелә, шуның белән гүзәл затларның купшылыгын гәүдәләндерә.Ирләрнең түбәтәенә дә аерым таләп, баш артына этелми ул, каш өстендә... 

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев