Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Иң зур уңышыбыз – Грант оттык”

27 сентябрь – Россия Федерациясендә тәрбиячеләр көне буларак билгеләп үтелә

Күәм балалар бакчасы туган телләр елы уңаеннан оештырылган бәйгедә катнашып, зур суммадагы Грантка лаек булды.

Үзенең уңган-булган тәрбиячеләре белән балкучы балалар бакчалары шактый. Шундыйларның берсе Күәм авылында урнашкан. Тәрбиячеләре белән генә түгел, тышкы һәм эчке матурлыгы белән дә ерактан үзенә җәлеп итә ул. Болар хакында балалар бакчасы мөдире Гөлфия Шаһидуллина белән сөйләштек.

– Беренче чиратта коллективыбызны мактап телгә алырга телим. Бик тырыш, үзенчәлекле, эшчән безнең кызлар, – ди ул.

Балалар бакчасын 1996 елдан бирле җитәкләүче мөдирнең үзеннән тыш, тәрбияче Рафия Гатауллина турында да язу дөрес булыр. 2007 елдан бирле шушы өлкәдә көч куючы Рафия, мөдир сүзләре белән әйтсәк, “Даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала”. Әле менә быел “Ел тәрбиячесе” конкурсының район этабында җиңү яулап, зона ярышында катнашып кайткан.

Гөлнар Фазылҗанова да биредә 2010 елдан бирле, 11 ел дәвамында эшли. Ул да төрле ярышларда катнашып, бик еш уңышка ирешә. Ә 2001 елдан бирле эшләүче Наилә Шәрифуллинаны аерым искә алырга була – биредә ул иң зур тәҗрибәгә ия; кем әйтмешли, күпне күргән, күпне кичергән.

Тулырак газета битләрендә укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев