Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яңа Әтнә мәчетенең юбилее

Уйларыбыз якты, эшләребез дәвамлы булсын...

Ниһаять, көткән көн килеп җитте. Дулкынланып, зарыгып көтеп алдык без бу көнне. 2024 елның 8 ноябрендә, җомга көн, мәчетебезнең юбилеен, 20 еллык бәйрәмен үткәрдек. 
Бәйрәмгә әзерләнү дә мәчетнең тарихын барлау белән башланды. 20 ел эчендә байтак кына сынаулар кичердек. Мәчетне эшләтү, тоту, чыгымнарны түләү, иң мөһиме кеше белән тулыландыру зур көч һәм түземлек сорый. Төрле чак булды, мәчетнең буш торган чак­лары да, хәзрәтләр дә күп алышынды. Аларны тәфсилләп язмыйм, алар мәчет тарихында бар, язылачак сүзем авыл халкы турында. Авылдашларымның бердәмлеге, татулыгы турында.
Авыл халкы мә­четне ятим ит­мәскә, буш тотмас­ка тырыша, һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итә. Үз зиратыбыз юк, шуңа күрә мәетне юу кирәк-ярагы мәчеттә сак­лана. 
Ул әйберләрне сатып алу, барлау, карап тору хатын-кызлар өстендә булса, кыш көне кабер казыганда туң ваттыру җайланмасын ир-егетләр булдырды.  Хатын-кызлар тәрәзә пәрдәләрен, аяк киемен кую шкафларын, савыт-сабаларны сатып алып яңартып, карап торалар. Монда акчаны кем күпме бирә ала, шуның кадәр булыша, чөнки савапны һәркем үзе өчен эшли, савап һәркемгә бик кирәк, бу безгә Аллаһның биргән мөмкинлеге.
2018 елда мәчетебезнең тәрә­зә­ләрен пластикка алыштырдылар. Олы Әтнәдән Хәбибуллин Хәлил эшләтеп бирде, авыл ир-егетләре җыелып куйды. 2023 елда веранда өлеше эшләнелде. Акчаны да  халык җыйды, эшләвен дә  авыл ир-егетләре башкарды.
2024 елның сентябрендә авыл ир-егетләре җыелып, буяу алып мәчетнең манарасын буя­дылар, мәчеткә тузан суырткыч алдылар, бар да үз акчаларына, үз теләкләре белән. Хатын-кызлар ялт итеп мәчетне җыештырдылар, бар да ихлас чын йөрәктән эшләнгән эшләр. Авыл мөслимәләре өстәлләр, савыт-саба алдылар, шкафны кибет хуҗасы Шәрәфиев Динар (бухгалтеры Фазулзянова Рамилә) мәчеткә бүләк итеп бирделәр. Аллаһының мең-мең рәхмәтләре яусын. Аллаһ әҗер савапларын насыйп итсен. Аерым  кешеләрнең исемнәрен атамыйм. Авылдашларымның Аллаһ ризалыгы өчен дип эш­ләгән эшләренең савабын киметәсем килми. Авылдаш­ларым мәчет мәсь­әләсендә генә түгел, СВОга ярдәм итү буенча да, бүтән төрле берәрсенә ярдәм кирәк булганда һәрчакта бердәм, ярдәмгә ашыгалар.
Хәзерге вакытта авылы­бызның имамы – Таш-Чиш­мәдән Галиев Рафик Рәис улы. Бәй­рәм намазлары, җомга һәм тәравихлар гөрләп уза. Әлхәмдуллаһи, мәчетебезнең эче дә тышы да каралган, чис­та, җылы, көн саен рәхәтләнеп азан тавышы тыңлыйбыз. 
Мәчетебездә ике төркем мөслимәләр җыелып белем ала. Ислам динен үз­ләштерәләр, Пәй­гам­бәребезнең тормыш юлын һәм сөн­нәтләрен өйрә­нәләр. 
Кемнәрдер хә­реф өйрәнсә, инде тәҗвид белән Коръән Кә­рим­не укучыларыбыз да шактый. Әлхә­мул­лаһи! 
Мәҗлесне Рәфыйк хәзрәт үзенең эчтәлекле вәга­зе белән ачып җибәрде. Мөсли­мәләр тыңлый белә, зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар да  булды. Сөйләшү бер-беребезне тулыландырып, җы­лы дус  атмосферада барды. Аннан соң дини викторина уйнадык. Бар кешегә дә  сорау да, бүләк тә эләкте. Бу үзенә күрә дәресләр буенча сынау да булды. Әңгәмәбез дә бик матур, ризыкларыбыз да искитчкеч тәмле иде. Кичә барышында җәмәгать белән ахшам һәм ястү намазларын укыдык. Өчтә башланган мәҗлес җиденче яртыга кадәр дәвам итте. Күпме белем, рухи азык алдык, Аллаһ саваплы гамәлләрдән кылсын! 
Мөслимәләрнең нурлы, көләч, бәхетле халәтләрен күрү нинди зур шатлык! Аллаһының чиксез нигъмәтләренә чиксез шөкер-рәхмәтләребез барып ирешсен! Уйларыбыз якты, эшләребез дәвамлы булсын...
Авылыбыз бик матур, йортлар төзек, капка төбе саен 1-2 яхшы машина, кешеләребез мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел, дус, тату бердәм. Тор­мышыбыз җитеш, малларыбыз бәрәкәтле – бу безгә Аллаһының чиксез нигъмәтләре, субханал­лаһи! 
Пәйгамбәребез изгелектә ярышыгыз дигән. Нинди гүзәл сүзләр! Кемдер байлыкта ярышса, без изгелектә ярышыйк. Изге гамәл һәркемгә бик кирәк, бик кадерле. Аллаһыма мең-мең шөкер кылып, авылдашларыма чиксез хөрмәтемне җиткерәм. 

Резеда Якупова, Яңа Әтнә мәчете мөслимәләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев