Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Язмышлардан бармы узмышлар?

Хәлимә абыстай кем генә килсә дә, аның гозерен кире какмас, тыңлар, хәленә керер, юатыр, булышыр.

Олы Әтнәдә гомер итүче хезмәттәшебез Хәлимә апа турында минем бу язмам. Хәер, Хәлимә абыстайны бездә белмәгән кеше бар микән?

Кем генә килсә дә гозерен кире какмас, тыңлар, хәленә керер, юатыр, булышыр.

 Кешелеклелек, мәр­хә­мәт­лелек, зирәклек, эчкерсез, пакь, саф күңел, мөлаемлек – болар барысы да бер кешедә туп­ланып, аның йөзеннән якты нур булып тирәюньгә сирпелә.

Кешенен язмышы үзе туганчы ук язылып куелыр, диелә. Хәлимә апаның 2 дәфтәр «Истәлекләр»еннән:

«Әтине колхозда эшләсә дә «халык дошманы» диеп Себергә алып киткәндә, мин әнинең корсагында калганмын, 10 декабрьдә Олы Әтнәдә туганмын. Ул көнне әтинең эшләгәненә ашлык биргәннәр. Аллаh рәхмәте, без шул ашлыкны саклап кына тотып, ачлыктан исән калганбыз.

Өй зур түгел иде, Мин 2-3 яшемдә дә бишектә йоклаганмын. Аннан әби үз янына салды. Хәтерлим, әби – әтинеңәнисе сәкедә намаз укый, ә мин аның тавышын тыңлап ятам. Хәмдениса әбиемә гел корсаклы хатыннар килә иде. Табар вакытым житмәдеме икән, басуда тапмагаем, дип. Әби яткызып тотып карый да,10 көнләп булыр әле тапканчы, дип әйтеп җибәрә иде. Әби «кендек» әбисе дә булды, мәетләр дә юды, Корьән ашларына да бара иде.

Ул миңа «Син киләчәктә минем hөнәрне дәвам итәрсең, димәде. Аллаh насыйп итте акушерка булырга.

Әнине «халык дошманы»ның хатыны дип, 4 ел буе, сугыш башланганчы түбән очта бригадага кертмичә, югары оч бригадасында эшләткәннәр. Сугыш башлангач кына ул түбән очка төшкән. Анда да безнең ирләребез сугышта, дип, күкрәк кагып, әтиләре сугышта булганнарга пособие бирелде. Ә мин 7 классны бетергәч, 8,9,10 класс ларны бер елга 150 сум акча түләп укыдым. Ул вакытта 1 мамык шәл 50 сум тора иде. Әле аның мамыгын алырга, бәйләү өчен вакыты да кирәк бит!»

Менә шулай итеп мәктәпне тәмамлап, Мостафа кызы Хәлимә 1956 елда Арча медицина училищесына укырга керә. 1 ел укыгач, Яшел Үзәнгә күчерәләр. 1958 елда аны тәмамлап, Әтнәгә кайт а, Кү шәргә акушерка итеп билге ли ләр үзен....

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев