Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Язмышыннан китап язарлык

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Саймә апа Хәкимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәребезнең тормышлары гыйбрәтле: ачлы-туклы узган балачак, газаплы яшүсмер еллары...

Олы Әтнә авылында яшәүче Саймә апа Хәкимованың тормышы турында да бер-ике сүз белән генә язып киткән булыр идек, бәлки. Аны юбилее белән котларга килгәч, кызы: “Безнең әнинең тормышы бик аянычлы”, – дип әйтеп куймаса. Кызыксынып, Саймә ападан балачагы, яшүсмер еллары, тормышы турында сорашам.

...1941 ел. Бөек Ватан сугышы бара. Декабрь аеның соңгы көннәре. Саймәнең әтисе дә башка ирләр белән бергә сугышка китә. Шул китүдән, 1942 елның гыйнварында Ржев өчен барган көчле сугышларда һәлак була (соңыннан аның каберен дә таба гаилә). Саймәнең олы абыйсы Әхмәтгалигә дә Армия хезмәтенә чакырып повестка килә. Һәм аны Кытай чигенә хезмәт итәргә җибәрәләр. Икенче абыйсы бу вакытта колхозда эшли. Чөнки ирләр сугышка китә тора, колхоздагы эшләр хатын-кызлар, картлар һәм аның абыйсы кебек яшүсмерләр җилкәсенә төшә. 14 яшьлек егеткә колхозның хәлсез генәатын бирәләр. Малларга ашау җитешми, әмма эшләргә кирәк. Кызганычка каршы,

 Ары урманына утынга барганда ат үлә. 14 яшьлек үсмерне атны кыйнап үтерүдә гаеплиләр.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев