Илназ Әхмәдуллин - җиде айлык чактан сәхнәдә
Аерым башкаручылар номинациясендә «Әтнә сандугачы-2021» фестивалендә лауреат исеменә лаек булды
Моннан берничә ел элек, районыбызда узып килгән “КВН” бәйгесендә җиңү яулап, мәзәк-кызыклары белән хәйран вакыт халык теленнән төшмәгән “Бабасыр” командасын күпләр хәтерлидер.
Ул чакта зурлар белән бер сәхнәгә чыгып, җиңүгә үзеннән дә өлеш керткән кечкенә генә егет тә күпләрнең исендәдер. Олылар кебек зур-зур атлап, Әтнә татар дәүләт драма театры бинасы каршындагы баскычлардан менеп килгәне үземнең дә истә. Командага шундый үзенчәлекле исемне дә нәкъ менә Илназны күздә тотып биргәннәрдер кебек тоелды ул чакта. Ә бит беренче тапкыр сәхнәнең тәмен татыган тәүге чыгышында Илназ Әхмәдуллинга бары тик 7 (!) ай гына булган. Хәер, сабый әле аны ук аңларлык хәлдә булмагандыр да. Тик шуңа да карамастан, әнә шул беренче адымнар егетнең язмышында үз ролен уйнамый калмагандыр, мөгаен.
“Әтнә сандугачы” бәйгесенең гала-концертын караган булсагыз, минем белән сез дә килешерсез. “Зәңгәр күл”не җырлаган Илназ сәхнәдә үзүзен иркен тотуы, килешле киеме, яңгыравык тавышы белән тамашачыны әсир итте. Җырның кушымтасында биеп алуы, залдагыларны бөтенләй дә “егып салды”. Татарстанның халык артисты Марат Хәбибуллинга да нык ошаган бу бию, катнашучыларны бүләкләргә чыккан җиреннән ул аны хәтта биеп тә күрсәтте...
Илназ Әхмәдуллин – Олы Әтнә егете. 2011 елдан Яңа Әтнә мәдәният йортын җитәкләгән Алсу Гыйләҗеваның тормыш иптәше Рөстәм әфәнденең оныгы ул. Хәер, Илназны аныкы, моныкы дип аерып тору бик дөрес тә булмас.
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев