Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Илсур Әхмәтов: “Фермер булу өчен курыкмаска кирәк”

Ары авылында яшәүче фермер белән аның бүгенге яшәеше, киләчәккә планнары турында әңгәмә тоттык.

Әлеге фермер хуҗалыгы районда гына түгел, республиканың башка районнарында да яхшы билгеле. Без килгәндә дә җиңел машина фургонына бер айлык чебиләр төяп яталар иде. Сөйләшә торгач ачыкладык: күрше Мари Иленнән килгәннәр, үзебезнең татар егетләре икән.

Луганск егете Арыны үз иткән

Ә менә аларга чебиләрне төяп озатучыларның рус телендә сөйләшүенә аптырамадым. Мари Республикасы – кул сузымында гына, Татарстанның Ары кебек чиктәш авылларына килеп эшләүчеләр бик күп, шундый егетләрнең берседер дигән идем. Ялгышканмын, Лугансктан кайткан ир-ат икән ул. Яңа танышым Николай әле 5 ел элек кенә шахтер буларак күмер чыгарган, озак еллар шушы хезмәтне башкарган ул. Җәмәгате белән аерылышкач, тормышын тамырдан үзгәртергә булганмы, Казанга күчеп килгән.

– Миллион эштә эшләдем инде мин... Зинһар, мине фотога төшерә күрмәгез, үземне сурәттә күрергә яратмыйм, ә бит мин үзем фотограф та әле, – дип шаккатырды ул.

Шул ук вакытта: “Тынычлык урнашкач та туган җиргә кире кайтырга теләмим инде, миңа монда күбрәк ошый: саф һава, 200 метрдан урман башлана. Ә мин гөмбә җыярга бик яратам”, – диюен аеруча үз иттем. Мактанган сыман: “Бездә шулай”, – дип куйдым. Хәер, монысын мәкаләгә кереш сүз буларак кына кабул итегез, язманың асылы – башка.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев