Кайда ял итик икән?
Сораштыру.
Җәй – һәр кеше көтеп ала торган, рәхәтләнеп ял итә торган фасыл.
Хәмит Бадиков
Ә кайда ял итәргә? Кырымдамы, Кара диңгез буендамы, әллә, бәрәңге бакчасындамы? Шушы сорау белән райондашларга мөрәҗәгать итеп, безнең Әтнә халкының ялы турында сораштык. Таныш булыгыз.
Зөфәр Сираҗиев, Күлле Киме авылы:
– Быел әле ял итәргә өлгермәдем. Гаилә белән каядар барып ял итәргә исәбем юк түгел. Монысы киләчәккә план. Ә быелгы җәйгә килсәк, минем ялым шул бәрәңге бакчасында яки су буенда узар, мөгаен. (Авт. – чынлыкта, безнең якның бик оста, “заядлый” балыкчысы ул).
Рафис Сәләхетдинов, Олы Мәңгәр авылы:
– Мин бары үзебезнең Татарстанда ял итүне кулай күрәм. Әлбәттә, кайда да булса шифаханәдә ял итү күпкә өстенрәк. Ә менә чит төбәккә баргач та, аннан кайткач та күпмедер вакыт адаптация узарга кирәк була. Гаилә белән бару проблемалырак, чөнки өйдәге мал-туарны да карарга кирәк.
Ленар Сәмигуллин, Олы Әтнә авылы:
– Җәй айлары, дөреслектә, бик кызу эш вакыты ул. Андый вакытта каядыр ялга чыгып китү бер дә уңай түгел. Ә элек һәрчак гаиләм белән бергә ял иттек. Күп илләрдә булырга туры килде. Бездәге шыксыз көз, салкын кыш айларында җылы диңгез буенда ял итү файдалы да, уңайлы да ул.
Наҗия Хәтибуллина, Ары авылы:
– Минем беркая да барганым юк. Кая ул, больницага дәваланырга да кызым Рамиләне килен карап торганда гына бара ала башладым. Кызым Рамиләнең физик мөмкинлеге чикле, кызганычка каршы аның белән дәваланырга дип шифаханәгә юллама да биргәннәре юк. Аңа 35 яшь булды инде, Аллаһка шөкер. Кызымны үз белдегем белән дәвалап ятам...
Диләрә Таһирова, Әйшияз авылы:
– Җәен авылдагы саф hавадан да рәхәте юктыр ул. Әлбәттә, беренче чиратта, бәрәңге бакчасында... аннан да шәп җир юк, декрет ялында вакытта бигрәк тә. Мин әлегә ялда. Шаяртусыз әйтсәк, бәхәссез, үз гаиләм белән ял итәр идем.
Фәрдия Төхфәтуллина, Күәм авылы:
– Көтеп алган җәйне гаиләм, балаларым, оныкларым белән бергә, эшләп ял итәргә планлаштырам. Кырым үзебездә хәзер – быел да җәй эссе булачак дип саныйм. Наратлы, каенлы , бакалар « җырлап» торган су буйларын Кара диңгезгә алыштырырга уйламыйм да. Һәркемгә матур, нәтиҗәле җәйге яллар телим. Илләребез тыныч булсын иде, рәхәтләнеп эшләп ял итәргә язсын.
Руслан Сөнгатуллин, Олы Әтнә авылы:
– Хезмәтемә бәйле рәвештә җәйге ял эләкми диярлек. “Чулпан”да ял итәм инде мин, 9 июньнән 28 августка кадәр Каенсар урманлыгында эшлим. Отпуск вакытында каядыр ял итәргә барасы да килә үзе. Гаилә белән Соль-Илецк яки Мәскәүгә барып кайту бик яхшы булыр иде.
Гөлгенә Сабирова, Кече Әтнә авылы:
– Апрель аенда Кабардино-Балкариядә ял итеп кайттым. Ә җәен гаиләбез белән Соль-Илецкийга барырга җыенабыз, Аллаһ боерса. Елдагыча, бәрәңге бакчасын да читләтеп узып булмас.
Ничек кенә булса да, җәйнең ямен күреп, тоеп калырга ашыгыгыз. Ялларыгыз имин үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев