Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Казак Үртәме: оҗмаһмы, әллә газапмы?

Күәм авыл җирлегеннән алган рәсми мәгълүматларга караганда, Казак Үртәме авылында 39 хуҗалык бар, шуларның 27сендә 83 кеше яши.

Мондагы өлкәннәрнең берсе, авыл тарихын азмы-күпме чамалаучы Рашат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, чынлыкта яшәүчеләр саны азрак; 70ләп кеше генә яши.

Фельдшер-акушерлык пункты да бар авылда. Һәм ничек кенә сәер тоелмасын, шуның белән бер түбә астында, ягъни, күрше бүлмәдә мәчет урнашкан. Моның берәр хикмәте, символик мәгънәсе бардыр, икенең бере: яки мәчеткә килүчеләр бер уңайдан биредә дәваланып яки дару алырга килүчеләр мәчеттә укып та кайталар... Мәчет дигәннән, әлегә Казак Үртәменең зур проблемасы авыл имамы булмау белән бәйле. Элекке имам, урыны җәннәттә булсын, вафат булды. Дин йортына әлегә кадәр 4-5 кеше йөреп тора иде. Кышын бина җылытылмау сәбәпле, бу мәчет тә эшләмичә тора. Җәйге чорда имамсыз хәлдә ул 4-5 кешенең йөрүе дә икеле. Казак Үртәме, башка кечкенә авыллар кебек үк цивилизация рәхәтлекләрен мул итеп алалмаган хәлдә, табигый оҗмаһның бер почмагында көн күрә шикелле: ямь-яшел агачлар, хәтфә үләнле болынлык, хәтта урамда яшел үлән түшәлгән.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев