Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Үкенергә калмасын иде

Сукбай этләрнең урам буйлап йөрүе һәрвакыт күзәтелеп тора. Алар кешеләрнең яшәү тормышына зыян салмасалар, бәлки моңа ул кадәр исебез дә китмәс иде.

Тагын да зуррак бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын дип кисәтү йөзеннән кулга каләм алырга мәҗбур булабыз. Мәктәптә укучы балаларда эткә, песигә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләп үстерәбез. Әйе, хуҗалыгында андый хайваны булган кешенең кайгыртучанлык күрсәтми хәле юк. Ә сукбай этләр турында кайгыртасы килми, чөнки ул кулга ияләнмәгән, шул сәбәпле бер кирәксез хайван булып урам буйлап йөрүләрен дәвам итәләр.

Каз, үрдәк, тавыгына тигән икән дигәннәренә хәзер ияләнеп киләбез. Алардан зуррак хайванга ташлануын ишеткәч, авыл җирендә болынга хайван арканлау куркыныч булып китә. Бүген-иртәгә бәрәләргә торган сарыкны 8 эт урап алып, сарык икенче көнне җан тәслим кылды. Бозауга ташланган этләрне күреп, күршесе сәнәк белән аларга ташлана. Йорт хуҗалары көне буе эштә, эле ярый күршеләр уяу.

Кечкенә сыйныфта укучы балаларыбызның мәктәптән кайту юлы хәйран ерак. Ул бала, мәктәптәге түгәрәкләргә кала алмый (бик каласы килсә дә), чөнки иптәшләреннән кала, үзең генә кайту куркыныч. Мондый проблемалар һәрбер авылда бардыр дип беләм.

Төрле күңелсез очраклар килеп чыкканчы ниндидер хәл итү ягын карарга кирәктер .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев