Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Кеше өчен барысы да уңай булачак

2023 елның 1 гыйнварыннан Россиянең Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләштерелде.

Ике фонд берләштерүнең нинди уңайлыклары, кыенлыклары барлыгын һәм дә максатлары нинди, шул хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге Әтнә районы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галиев белән сөйләштек.

Әңгәмәдәш Гөлнар Мөхәмәдҗанова

– Бүгенге көндә берләшеп, яңалыкларны кабул итеп эшләп киттек дияргә була. Бернинди кыенлыкларын да күрмим. Киресенчә, халык өчен уңайлы булачак, дип саныйм. Ике фондны берләштерүнең максаты – халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, соцаль ярдәм чараларын тиз арада рәсмиләштерүдән гыйбрәт. Хәзер исә кешегә әле бер фондка, аннары икенчесенә барып йөрү кирәк булмаячак. Социаль ярдәм чаралары, пенсия фондына кагылышлы сораулар буенча да бер бүлеккә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк була. Элегрәк пособиеләр бездән дә, социаль яклау бүлегеннән бирелгәннәре дә бар иде. Хәзер барысы да шушы бүлек аша башкарылачак – кыскасы хатын­кызның йөкле вакытыннан алып, бала балигъ булган яшькә җиткәнче була торган пособиеләр дә. Икенчесе – экономияләү максаты. Быелдан оешмаларның хисап бирү системасы да үзгәрә. Оешмаларга да аерым­аерым фондларга хисап бирәсе булмый, анысы да гомумиләштерелә – гомуми форма керә. Аерым хисаплар барысы да бер гомуми формада булачак. Анда һәр хисап аерым бүлектә күрсәтелгән була.

– Аңлавым буенча, әлеге берләштерү кеше өчен бернинди дә авырлыклар да тудырмый.

– Әйе, куркырга кирәкми. 

Элек Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды карамагында булган түләүләр һәм хезмәтләрнең берсе дә үзгәрми.

Пенсия һәм башка социаль пособиеләр алуны дәвам итү өчен дә кешегә өстәмә документлар һәм гаризалар бирергә кирәкми. Пенсия, Социаль фонд нинди хезмәтләр күрсәтсә, бөтенесе дә тулы күләмдә калды. Боларга өстәп социаль яклау бүлегеннән килгән хезмәтләр дә бар.

– Зөлфәт Фирдәүсович, бүгенге көндә дә талон системасы белән эшләү гамәлдәме? Үзгәрешләр юкмы?

– Әлбәттә, бу система гамәлдә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев