Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Кил дип әйтергә батырчылык итмим, әнием

Бүген мине шыбыр-шыбыр яуган яңгыр тавышы тәрәзәгә чиертеп уятса да, күңелдә олы шатлыгым бар иде.

Ул шатлыкны берни белән дә, хәтта елак көзнең яңгыр тамчылары белән дә бозып булмый. Шатлык... Бу шатлык безгә еш тәтеми шул. Язкөз айларында бигрәк тә. Әни килә бүген, әни килә. Әйтүе генә җиңел. Ничек курыкмыйча юлга чыгарга дигән сорауга җавапны, әниемне баласын күрергә дип, машинага утыртып алып килгән, күрше Рафис абый гына беләдер. Курыкмыйча дигән сүз, бу урында һич артык булмас. Чөнки ул юлдан йөргән машина йөртүчеләргә “йөрәкле” димичә башка сүзем юк. Әнинең капкадан керүен күрүгә, йөрәгемә бертөрле җылылык йөгерде. “Ничек килеп җиттең, әни?” Ә ул елмаеп, миңа алмалар тутырган авыр сумкасын сузып: “Килеп җиттем, шөкер, кайтуын ничек кайтырмын”, – дип әйтеп куйды.

 Юлга чыгу алар өчен бер зур мәшәкать. Мәшәкать кенә дә түгел, зур борчу.

Гел яңгырлар явып торгач, юл начарланды. Бу юл газабы – гүр газабы кайчан бетәр икән, дип борчыла авыл халкы. Аларның иң зур куанычы – авыл башыннан ук сигнал кычкыртып килүче Бәрәскәнең азык-төлек машинасы... Авыл халкы әлеге машинаны көтеп ала, чөнки ипи килә. Гел авызына каратып торган сатучы Лилиянең һәр матур сүзен тыңлап, үзләренчә генә күңелдән шатланып куялар. Менә хәзер аз гына булса да тәм-том алып була, пенсия килгән көн булса, хәтта җиләкҗимешеннән дә авыз итәргә...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев