Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Китапханәдә очрашу

Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, әле беркөнне генә олы яшькә дә карамыйча аралашуларның кирәклеге турында язган идем. Тагын шул ук теманы дәвам итәргә сәбәп килеп чыкты.

24 нче ноябрь көнне мине Олы Мәңгәр авылы китапханәсенә, үзебезнең авыллар тарихына караган китаплар белән якыннанрак таныштыру кичәсенә чакырдылар. Күренекле якташыбыз, тарихчы Марсель абый Әхмәтҗанов, авылдашларыбыз Вилдан абый Гарифҗанов һәм Илсур абый Шакировларның авыл тарихына, аның кеше - ләренә багышланган китаплары белән бергә, инде ике ел элек чыгып та ковид аркасында өлешчә генә таралган «Олы Мәңгәр авылы шәҗәрәсе» китабы да тәкъдим ителергә тиеш иде. Мин исә шушы китапны басмага әзерләп чыгаручы бу - ларак катнаштым. Китапханә мөдире Гөлшат Гарифҗанова белән ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова бу юлы очрашуга колхозда механиза - тор булып эшләп пенсиягә чыккан ир-егетләрне чакырганнар.

Гөлшат алда әйтелгән китапларга бик тә зәвыклы, эчтәлекле һәм шул вакытта ялыктырмый да торган күзәтү ясады.

Компьютерга салынган рәсемнәр, төрле кадрлар, кадр артында Гөлшатның сөйләме шулкадәр үзенә җәлеп итә, бу китапларны берничә тапкыр укыган булсам да, беренче күргәндәй карап, тыңлап утырдым. Хәлимә исә һәр китапның язылу тарихын, аннан да бигрәк китап итеп бастыруның кыенлыкларын искә төшерде, һәр эштә ярдәм итәргә әзер торучы «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы рәисе Тәлгать Мостафинга, авыл җирлегенең моннан алдагы һәм хәзерге рәисләренә, иганәчеләргә зурлап рәхмәт әйтте. Рәхәт мизгелләр дә бар ди ул, хәзер менә әллә кайлардан, Санкт-Петербургтан, СочиМәскәүләрдән шалтыратып, теге яки бу китапны сорыйлар, я булмаса рәхмәт җиткерәләр ди. Алда да планнар зурдан, хәзер менә өч авылның да мәчетләре тарихын өйрәнү, узган гасыр һәм бигрәк тә совет чоры тарихын, аның кешеләрен барлау, дөресрәге, үзебез яшәгән чорның тарихын язып калдыру фикере бар икән...

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев