Көтмәгәндә килгән хәсрәт
Хатыны Ирина белән матур парлар иде алар. Бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп яшәделәр.
Күңелләр сыкрый, сыктый, арабыздан мәктәбебезнең якты йолдызы, җитәкчебез Хәмидуллин Рәдис Рәшит улының вакытсыз китүен кичерә алмый. Егерме сигезенче декабрь көнне генә әле мин аның белән телефоннан сөйләштем. Укучыларны Әтнә мәктәбеннән алып кайтасы бар, проблема килеп чыкты. Аңлыйм, директор мәктәптә булырга тиеш түгел, ул авырый, ләкин шалтыратам. Авырса да, ул мәктәптә. Сөйләшеп алдык. Егерме тугызы инде ул арабыздан китеп тә барды.
Чалт аяз көнне яшен сукты мыни, тетрәнде мәктәп, кара кайгыга батты. Бик яшь иде әле ул. Бары кырык биш яшь. Иратның мижан вакыты, типсә тимер өзәрдәй көчле чоры.
Кабинет җитәкчесе түгел иде ул. Әле генә аны ашханәдә күрәсең, укучыларның туклануы белән кызыксына; икенче вакытта аны ишек алдында кызу-кызу котельняга барганын күзәтәсең; я коридор буйлап тәртипне чамалый, сыйныфларга кереп чыга. Аның игътибарыннан бернәрсә дә төшеп калмый кебек. Эше дә санап бетергесез булды соңгы вакытта. Яңа сафка кереп барган тренажёр залына ишле спорт кирәкяраклары кайтты. Аны кабул итү, тәртибе белән урнаштыру, сүзсез, директор өстендә.
Мәктәпкә яңа мебель килеп төште: искесен сүтәргә, каядыр урнаштырырга, яңасын җыярга кирәк, болар барысы да җитәкченең баш авыртуы. Ләкин шат иде ул шушы үзгәрешләргә, рәхмәтле иде район җитәкчелегенә, Әсхәт Әхмәт улына. “Шундый игътибарга эшебез белән җавап тотарга тиеш без,” – дип кат-кат кабатлый иде җыелышларда. Директор сүзен аяк астына салмадык, шуның мисалы булып күркәм нәтиҗәләребез тора. Шуның берсе – фән олимпиадаларындагы уңышлар. Контингенты иллегә якын баладан торган мәктәптә 14 призёр һәм җиңүче! Спорттан да быел күрсәткечләребез югары. Директор балмаскарадта укучыларны җиңүләре белән котлады, яңадан-яңа уңышлар теләде, конвертларда матди ярдәме дәбар иде. Хәле хәл иде, кайтып та китте.
Хатыны Ирина белән матур парлар иде алар. Берберсен аңлашып, ярдәмләшеп яшәделәр. Мәхәббәтләре сыналган, биш ел дуслашып йөреп өйләнешәләр. Ике ул тәрбияләде алар. Әле быел гына олы уллары Раил Казан милли фәннитикшеренү технология университетына укырга керде. Аларның чын дәрәҗәдә берберсе өчен җан атып йөрүен тагын бер мисалда исбатлыйсым килә. «Гражданская оборона» укуларында Ирина каршылау төркеме җитәкчесе. Үзенең эшен тәмамлагач, читкә барып басмады, теге өйрәтүче артыннан китте. Һәрбер төркемдә булып эшләрен өйрәнде. Ни өчен өйрәнә? Рәдис берәр нәрсәне онытып җибәрсә, ярдәмгә килә, булыша ала.
Истәлекләр, якты истәлекләр били күңелне. Җәй көне иртән бакчама чыгам, чәчәк, яшелчәләремә хозурланам. Койма аркылы күз салсаң, мәктәп бакчасында директорны күрәсең. Ул инде иртә таңнан Арыдан төшеп җитеп, биләмәләрен барлый. Шул вакытта Некрасовның поэмасы күңелгә килер иде, үзгәртә идем аны бераз: “Директор-воевода дозором обходит владения свои”. Кыска гына сөйләшеп алыр идек. Минем яшелчәләрне дә мактап үтә, шуңа күңел булыр иде.
Рәдис турында үткән заманда язу ифрат та кыен. Әле һаман исән ул. Ватсаптан берәр хәбәр салыр кебек.
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев