Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Күшәр”дә фәнни яңалыкларга омтылыш зур

Күмәк хуҗалыкта терлекчелек технологик яңалыкларга нигезләнә

 Бүгенге көндә 3600ләп баш мөгезле эре терлек исәпләнә биредә.

 “Күшәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының баш зоотехнигы Рамилә Габдрахманова белән мондагы терлекчелек хакында сөйләштек.

– Элекке чор белән чагыштырырлык түгел. Әле 6-7 ел элек булмаган фәнни яңалыклар сокландыра. Терлек тәрбияләүдә, терлекчелек продукциясе җитештерүдә алга китеш нык сизелерлек, – дип саный ул.

“Күшәр” күмәк хуҗалыгы бүгенге көндә көн саен 28,5 тонна тулай савым ала. План буенча алсак, бер сыерга уртача 25,8 килограмм тирәсе тәшкил итә.

Дөрестән дә, “Күшәр”дә генә түгел, гомумән районның барлык күмәк хуҗалыкларында да һәрдаим алга атлаучы фәнни алгарыш күз алдында. Район оешуның беренче көненнән үк район терлекчелегенең фәнни нигезләнүе игътибар үзәгендә булды. Икътисади күрсәткечләр моның үзен тулысынча аклавын күрсәтә. Аны “Күшәр” мисалында да расларга була.

Күмәк хуҗалыкның Күшәр фермасында – берьюлы 32 сыер савыла, “Елочка” дип аталучы савым залында ике якта да 16 сыер урын ала. Ә Ташчишмәдә берьюлы 48 сыер савыла. Белгеч әйтүенчә, “Параллель” дип аталучы савым залының ике ягында 24әр сыер урнаша. Ташчишмәнең ул савым залында да булдык, без килгәндә икенче ягын эшләп бетереп яталар иде.

Сер түгел, яшьләрнең укырга дип шәһәргә китүе, ә соңрак ияләнгән хәлаттә яшәргә һәм эшләргә дип шунда ук калуы нәтиҗәсендә авылда эшләүчегә кытлык туды. “Күшәр”дә бу проблема чагылыш табамы икән?” Баш белгечтән бу хакта да сораштык.

– Әлегә андый проблема юк. Терлекчеләрнең күбесе эштә сыналганнар. Яңа эшләргә килүчеләр дә бар. Иң мөһиме – барысы да үз эшен белеп, яратып башкара, – ди ул.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев