Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

МАРЗИЯ ШӘЙХИЕВА: «Без күргәннәрне күрмәгез»

95 яшьлек Марзия әби үзенең башыннан үткәннәрен, күргәннәрен сөйләп, без, яшьләрне кабат уйланырга мәҗбүр итте. Ниләр генә күрмәгән әлеге буын

Миңа узган якшәмбе кичендә Олы Әтнә авылында яшәүче Марзия әби Шәйхетдин кызы телефоннан шалтыратып үзенең сугыш вакытында күргәннәрен язып алып, район газетасына мәкалә итеп бастырырга бирүемне сорады.

Берничә көн элек – 2 декабрьдә 95 яше тулган ул әби белән без икебез дә Яңа Шашы авылыннан, әни ягыннан да, әти ягыннан да ул безнең кодача, шуңа мин аңа даими ярдәм итеп торам. Төгәлрәк әйткәндә, Яңа Шашы авылының 1921-1928 еллар метрика китабында аның 1926 елның 1 октябрь көнендә тууы күрсәтелгән, шуның фотосын һәм гарәпчәдән тәрҗемәсен үзенә, Севастополь шәһәреннән отпуск ялына кайткан улы Ринат абыйга да моннан биш ел элек күрсәткәч, алар нык гаҗәпләнгәннәр иде. Моңа аптырыйсы юк, элек туган балаларның күбесен исән калырмы дип көтеп, берничә атна яки айдан соң гына муллага яки авыл советына барып яздырганнар. Яңа Шашы авылында 1921 елның 10 декабрендә тууы күрсәтелгән әни ягыннан туганыбыз Сөембикә Мөхәммәдҗан кызының да өстә аталган китапта шул елның 3 ноябрендә дөньяга килүе язылган. Мөхәммәдҗан бабайның кибете һәм бер ярдәмчесе мари кешесе булган, шуңа аны гаиләсе белән кулак дип, 1931 елның июль ае башында Магнитогорск шәһәренә сөргәннәр, ул 1936 елда шунда төрмәдә үлгән. Аның авылдагы йортын бер айдан яртысы ут төртеп яндырылган Олы Әтнә авылына күчергәннәр. 3 ноябрьдә без Магнитогорск шәһәренә шалтыратып, Сөембикә әбине 100 яшьлек юбилее белән котладык.

Миллионлаган безнең сугышчылар шул концлагерьларда иза чиккәннәр, бер ай чамасы элек телевизордан Бухенвальд концлагерендәге хәлләрне сөйләделәр. Шыр сөяккә калган тоткыннар ат арбасына җигелеп төрле әйберләр, шул исәптән кеше мәетләрен дә ташыганнар, нацистлар аларны җырлап йөрергә мәҗбүр иткәннәр, мыскыллап “җырлаучы атлар” дип атаганнар. Лагерь капкасыннан ерак түгел тикшереп кертү пунктындагы бер бүлмәдә эсэсовчылар аю тотканнар һәм көн саен бер тоткынны шуның янына керткәннәр. Ач тоткын белән кеше ашап симергән аю арасында нәрсә буласын аңлау авыр тугел.

 Тылдагы кешеләрнең дә тормышы га­ заплы булган, ярымач килеш алар үгез, сыер җигеп җир сөргәннәр.

Кайвакытта башлыча хатын кызларга үзләренә җигелергә туры килгән, чөнки хайваннар еш кына ачлыктан күтәрәмгә калганнар, үлгәннәр. Марзия әби дә 10 яшендә колхозда кирпеч сугуда эшләгән әнисе Гайшәгә калыбы белән кирпечне киптерү урынына өстерәп илтеп торуы турында сөйләде, яндырып алардан кирәкле биналар төзегәннәр. Аннан соң ул чебиләр караучы Фазыл Хәдичәсенә булыша башлаган, арып йоклап киткәч чебиләп битен чукып уятканнар. Сугыш башлангач тегермәнче Дәүләтшаны армиягә алганнар, җил тегермәнендә Гайшә апа эшләгән. Колхоздан өч яхшы атны фронтка алып киткәннар, калганнары авылда фронт өчен эшли башлаганнар. Авылда дүрт бригада булган, шуларның берсенә Марзия Шәйхетдин кызы, калганнарына Зарипов Гарифҗан, Хәмбәлева Мәрьям, Әхмәдҗанова Гыйльминиса бригадирлар булганнар. Бригадир Марзия 1930 елда туган Бәширов Рәшитне һәм шул ук елгы минем әти Шәүкәтне ат белән җир сөрергә, башка эшләргә җәлеп иткән. Авыр хезмәттән соң аларны икенче көнне уятып эшкә чыгару да җинел булмаган, әнисе Сабира әтине уята алмагач, Марзия апага аны да, Рәшит абыйны да көчкә уятып кырга ат җиктереп чыгартырга туры килгән... Бригадир башка җиргә киткәч алар эшне туктатып кырда ятып йоклаганнар. Марзия апа үзе дә көне буе ачлы-туклы йөреп, кич белән хәле бетеп өйләренә керә дә алмыйча баскычта йоклый торган булган. “Эшкә дәшәргә кергәч ачлыктан шешенеп елап утырган балаларны күреп йөрәгем әрни иде, аларның күбесе үлделәр”, – дип сөйли ул. Минем әнинең әтисе Госмангали Мөхәммәдша улы хатын-кызларны тубал асып басуда орлык чәчәргә өйрәткән, алар белән үзе дә эшләгән...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев