Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Мәҗбүриләгәнне көтеп тормасак иде

Әтнәдә «Татарстан чаңгы юллары» ярышлары узды. Елдагыча, ярышларда берничә төркем чаңгы шуарга яратучылар катнашты

Бу атнаны “лыжня” була икән? Чыгабызмы соң? Мәҗбүри түгел инде ул? Әй, нәрсәгә кирәк инде ул.

Елның елында “Татарстан чаңгы юллары” ярышлары узар алдыннан искә алына торган сүзләр инде бу. Аннары китә сәбәпләрен эзләү: “миңа ярамый”, “мин авыртам” (ни кызганыч, бу сүзгә бүгенге көндә каршы килеп булмый. Чөнки районда таҗвирусы белән авыручылар бик күп) , “аякларым авырта”, “йөткереп торам”… Саный китсәң күп инде ул сәбәпләр. Ни кызганыч, без, адәм балалары саф һавага чыгарга, элеккеге кебек чаначаңгы шуарга иренәбез шул хәзер. Быелгы ярышларда да әле ярый мәктәп укучылары бар, дип уйлап куйдым. Бәлки үсеп килүче шушы яшь буын киләчәктә спортның иң активлары булырлар, дип ышанасы килә. Хисләргә бирелмик, “Татарстан чаңгы юллары” хакында иде сүзем.

Шәхсән үзем дә чаңгы шуарга яратам. Көне матур, җылы, менә дигән трассасы булганда нигә шумаска?! Хәзер мөмкинлекләре дә җитәрлек...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев