Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Мин яратам, Әтнә!

Әтнәдә Кыш бабайлар парады булып узды

Районның берсеннәнберсе матур бизәлешле техникаларга утырып килгән Кыш бабайлар парадыннан бигрәк, әнә шул шигарь язылган стенд күбрәк җәлеп итте бугай халыкны.

Шул стенд фонында фотога төшүчеләр гаять күп булды. Кайсы уйлап тапкандыр, тик бик шәп, бик күркәм булды ул. Урыны-урнашуы да яхшы сайланган. Хәер, парад та, соңыннан оешмалар әзерләгән концерт номерлары да сокланырлык булды. Әмма берөзлексез котырган буран, көчле җил, өстәвенә суык үзәккә үтте.

Баштарак 500ләп тамашачы булса, соңрак, әле чыгыш ясамаганнар белән бергә 30- 40 кеше генә калды бугай. Дөрестән дә истә калырлык булды ул: g сәхнәгә берьюлы шул кадәр Кыш бабай күтәрелгәч табигать тә дуамаллынырга булдымы шунда?

Күз алдына китерегез: төсле утлар балкып торган, бизәлгән машиналарга утырып килгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, аларны озата килгән күптөрле әкияти персонажлар төп капкадан үтеп, аркалар аркылы сәхнәгә үткәндә, тамашачы шау-гөр килде, алкышлады, сәламләде. Бәхәссез, көннең нинди булуына карамастан, Яңа ел символларын өзелеп көткән һәм шушы мизгелне күреп калырга дип бирегә килгән Әтнә халкы. Ул гынамы соң, былтыргыдан да матуррак гүзәл чыршы утларын да Кыш бабайлар тылсымы нәтиҗәсендә кабызып җибәрделәр.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев