Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Мәктәбебездә – кунаклар

Бәрәзә төп гомуми белем мәктә­бендә “Ашыт” дәүләт табигый тыю дәүләт табигый тыю­лыгы­ның Био ның Био­логик ре логик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгече Әхмәтҗанов Рәшит, “Ашыт” тыю­лыгы белгече Габдрахманова Гөлнара һәм Татарстан Республикасы табигый һәм экологик ресурслар министрлыгының Төньяк биләмәләре идарәсе белгече Шәймуллина Алия белән очрашу булып үтте.

 “Беренче чәчәкләрне саклагыз!” исеме астында үткән мавыктыргыч экологик дәрестә укучыларны язның беренче чәчәкләре, аларның үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Укучылар белән умырзая чәчәкләре булып уен да уйнадылар, хәтта беренче чәчәкләрне иң матур ясаучыга бәйге дә оештырдылар. Очрашу барышында укучылар  “Ашыт” дәүләт  тыюлыгы,   туган якның бай һәм гүзәл табигате турында белемнәрен баеттылар,  бик тырышып  табышмакларга җаваплар таптылар, табигатебезне саклауга карата ясалган рәсемнәр буенча үткәрелгән әңгәмәдә актив катнашып, һәркайсы үз фикерен белдереп калырга ашыкты.  Очрашу укучыларыбызның чыгышы белән үрелеп барды.  Язгы табигатькә багышланган шигырьләр һәм җырлар кунаклар күңеленә хуш килде.

 Очрашу ахырында  “Канатлы дусларыбыз!” дигән   рәсем бәйгесендә призлы урыннар яулаган укучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары,  укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.  Очрашу бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев