Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Ничек кияүгә чыгарга?”

Олы Мәңгәр халык театры авыл мәдәният йорты сәхнәсендә яраткан тамашачысына яңа спектакль премьерасын тәкъдим итте

Театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов бу юлы башкорт драматургы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Гәетбайның “ Ничек кияүгә чыгарга?” исемле моңсу комедиясен сайлаган.

Ничек кияүгә чыгарга? Бу сорау инде бер генә буын хатын-кызларны б орчымый. Кем әйтмешли, акыллы, тәртипле, тугры, эш сөючән ирләрне күптән сайлап бетергәннәр. Кияүгә чыгар вакыт җиткән кызларга ялкау, надан, “шайтан суы” яратучылары гына калган. Күпләр тормышка чыгу өчен бай, затлы машиналы, фатирлы кияү эзли. Әрсез, еш кына бар нәрсәгә алдау юлы белән ирешкән, үзен әллә кем итеп хис иткән андыйлар күләгәсендә гади, саф күңелле егетләр бераз югалып та кала шул. Еш кына алар бик тыйнак, оялчан – бу да кызлар белән танышуга киртә булып тора.

Пьесада гаилә мөнәсәбәтләре, әхлак темасы, эчке һәм тышкы матурлык арасындагы бәйләнеш бик ачык итеп сурәтләп бирелә. Шул ук вакытта, исемендә үк күренгәнчә, гомерлек пар сайлауның нечкәлекләре, тормышта ышанычлы терәк булырдай кешене эзләгәндә иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклегенә дә басым ясалган. Борынгылар белми генә, “Җете кызыл тиз уңа”, – дип әйтмәгән шул. Артык көчле булып тоелган хисләргә нигезләнгән гаилә тормышта килеп чыккан киртәләргә бәрелеп юкка чыгарга, ә менә акыл белән, хөрмәт хисләре белән төзелгәне исә ныклы, төпле булып гомер итәргә мөмкин...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев