Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Оятсызлар, кулыгыз ничек барды?!

Әлегә кадәр мәчет акчасына тигән кеше юк иде.

Инде ничәнче көн Каенсар халкы гөж килә: авыл башындагы сәдака әрҗәсенең өстен каерып, акчасын алганнар.

Фаразга караганда, күп сумма да түгел, әмма эш башкада. Мәчет акчасына кул сузу – зур җинаять. Әлбәттә, сәдака әрҗәсен авыл читенә, “ышык урынга” кую да үз ролен уйнагандыр. Хәзерге заманда акча җыю урыны һәрдаим күзәтү астында булырга тиеш ул.

Тик бу угрыны аклау түгел. Карак фани дөньяда да, ахирәттә дә әҗерен алачак моның.
Күпләр “Ә ни өчен сәдака әрҗәсен зират янына куясыз соң?” дип үзебезне үк әрләр дә әле. Электән үк кайтып-китүчеләр сәдака сала алсын өчен юл буена, зират янына куелган ул. 
Мөгаен, элегрәк тә ул акчага кул сузучы адәм актыклары булгандыр. Ә хәзергесе бикле үк иде. Шөкер, әрҗәне үк ватмаганнар әле... 
Ни өчен адәм шундый түбәнлеккә төште икән? Бу уңайдан шундый фикер туа.

Мөгаен, угры – исерткеч эчемлекләр белән дус. Беренчедән, алдан ук аз гына акча алу планы белән килгән, хәтта сизмәсеннәр дип бөккән калайны бераз турайтып та куйган. Икенчедән, Каенсар авылындагы сәдака акчасы әрҗәсендә зур сумма була алмый икәнен аек кеше белә. Йөрәге “янган”, шайтан белән ихлас дуслашкан адәм эшенә охшаган бу.
Без капчыкта ятмый. Угрының кемлеге кайчан да булса барыбер беленәчәк ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев