Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Олы Әтнә мәктәбендә укытучылар ярышты

Конкурсантлар бар да осталар, сокланырлык, искитәрлек

Быелгы бәйге 3 өлештән тора. Кичә, пәнҗешәмбе көнне татар теле укытучылары арасында мастер-класс булды. Моннан тыш, 3 елга кадәр педагогик стажы булган укытучылар арасында “Педдебют” бәйгесе үтте.

Ә менә чәршәмбе көнне педагогик стажы 5 ел һәм аннан күбрәк булучылар катнашты. Монысы – әлеге бәйгенең финал өлеше иде.

Бәйгедә Күлле Киме мәктәбеннән Рәмзия Хөсәенова, Олы Мәңгәр мәктәбеннән Рәзинә Сабирова, Иске Өҗем мәктәбеннән Илшат Нәҗметдинов, Комыргуҗа мәктәбеннән Алинә Әхтәмова, Олы Әтнә мәктәбеннән Руслан Исмәгыйлев, Олы Бәрәзә мәктәбеннән Алсу Ибраһимова катнашты...

Бу хакта тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Ә җиңүчеләргә килсәк, бәйгедә ике конкурсант - Руслан Исмагыйлев һәм Рәмзия Хөсәенова иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, хәзер алар Әтнә данын зона этабында яклаячаклар. 

Алдан ук гафу үтенәбез, газетада хәбәр иткәнчә алар 1,2 урыннарда түгел, ә икесе дә - җиңүчеләр. Ә калган дүрт конкурсант финалистлар булып танылдылар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Какой молодец. Поздравляю. Желаю дальнейших успехов в карьере.