Онытырга Сезне хакыбыз юк!
Сезнең тормыш – үзе батырлык!
22 июнь тарихка иң мәрхәмәтсез, иң авыр чор – Бөек Ватан сугышы башланган көн булып кереп калды.
Бу рәхимсез сугышны минем яшьтәшләрем укыган китаплары, караган кинофильмнар, өлкән буын кешеләренең, әби-бабайларыбызның сөйләве буенча гына беләләр.
Сугыш, Җиңү дигән сузләрне ишеткәндә минем күз алдыма туганыбыз Әүхәдиева Мәдхия апа килеп баса.
Үз теләге белән сугышка китеп, ирләр белән бер сафта җиңү яулап, Смоленск, Варшава, Прага, Берлин өчен барган көрәшләрдә катнашкан, батыр йөрәкле, Ватанны, туган җирен чын күңелдән ярата белгән, сокландыргыч Кеше иде ул!
Яңа Шашыда туып-үскән, илебезнең, халкыбызның язмышына тыныч кына карамыйча, Ватанга булган чиксез мәхәббәте һәм Җиңү көнен якынайту теләге булган, фашизмга нәфрәт белән карый белгән Мәдхия апа белән чын күңелдән горурланам мин, хөрмәт белән аны искә алам!
Мәдхия апа үзе һәм сугышчан юлы турында “мактанырга”, күп сөйләргә яратмый иде. Балаларында бүген дә ядкәр булып сакланган фронттан язган хатлары, солдат котелогы, агач чемоданы, фронтта төшкән кадерле берничә фоторәсем аның үткән юлы турында сөйли.
1941 елның 22 июне. Сугыш башлану турындагы шомлы хәбәр безнең авылга да килеп җитә.
10 сыйныфны тәмамлап, аттестат алып кына өлгергән кыз бала, икеләнеп тә тормыйча, Кызыл-Юл районы хәрби комиссариатына юнәлә.
Мәктәп елларында Лев Толстойның “Сугыш һәм солых” романын укыганда аның уңай геройларына охшарга тырышып, алар рухында тәрбияләнгән Мәдхия апаны бернәрсә дә, әнисе, туганнарының күз яшьләре дә туктатып кала алмый: ул үз теләге белән сугышка китә.
Математика фәннәренә аеруча сәләтле авыл кызы, зенитчылар хәзерләү курсын узганнан соң, ил өстенә кара яу булып килгән афәткә каршы килеп кушыла. Аларның зенит полкы башта Идел аша салынган күперне саклый.
Өйдән киеп килгән аяк киемнәре бик тиз тузып бетә, авылдашыбыз мәрхүм Усман абый аша әтисе Нурмөхәммәт абый җибәргән аяк киемен кигәч кенә, яланаяк йөреп, көзге салкыннардан бөрешә башлаган аяклар бераз хәл ала.
1943 елның 12 сентябрендә хәрби ант кабул иткәч, 37нче зенитчылар полкының 3 нче батальон 9 нчы ротасында, 1-3 Белоруссия фронтларында азатлык өчен көрәш юлын дәвам итә ул. Смоленск шәһәре тирәсендәге сугышлар аеруча исендә калган аның.
Командир Рогачев җитәкчелегендәге (37. ЗПП) полк бер авылга килеп керә: тирә-якта беркем юк, дошман самолетлары атуны дәвам итә, солдатлар, пулемет өстерәп, кар ерып баралар. Авылда күмергә әйләнгән өйләр урынында морҗалар гына утырып калган.
Арттан берничә солдат казан өстерәп килеп җиткәч, бераз җан сакларлык кына умач әмәлләп ашап алгач, тагын кар эченә кереп яталар. “40 минуттан артык ятмагыз!”, – ди командир.
Төнлә атулар бераз тынып тора. Иртә белән, яктыра төшкәч, морҗа төпләреннән ачлыктан хәлсезләнгән, әтиләреннән калган зур телогрейкалар, зур галошлар өстерәгән берничә малай килеп чыга. Ата-анасыз, йортсыз-җирсез калган, ачлыктан һәм суыктан бөрешкән малайлар – әле Мәдхия апаның йөрәгендә сакланган иң авыр яраларның берсе була.
Фашистларга каршы көрәш дәвам итә... Вакытлыча чигенүләр, зур югалтулар бәрабәренә, бик авырлык белән бирелгән җиңүләр яулап полк алга бара. Мәскәү–Минск юлын саклау аеруча җаваплы һәм авыр була. Кышлары да бик суык була.
Үзәккә үтәрлек салкын, бияләй эчләренә кадәр бет тулган. Окопта ятканда куллар гына түгел, маңгайлар да өши. Аларны искә төшерүе дә бик авыр...
Яңа Шашының батыр йөрәкле зенитчы кызының яу кырында сугышчан юлы дәвам итә.
1944 елның декабрендә Варшаваны азат итүдә дә катнаша ул. Көчле атышларның берсендә яралана, контузия ала. Аны авыр хәлдә госпитальгә озаталар. Кызның гомерен саклап калу өчен көрәш башлана. Яшьлек үзенекен итә, үлем артка чигенә: тормыш җиңә.
Мәдхия апа кабат үзенең полкына кайта. Рота командиры Минкин, взвод командиры Денисов җитәкчелегендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәш юлы дәвам итә аның. Туган авылы Яңа Шашыга 1945 елның 3 августында гына җиңү яулап кайтып керә ул. Бәхетле очрашу, әнисенең, авылдашларының шатлыклы күз яшьләре...
Аягында солдат итеге, яшел гимнастерка, кара итәк; күкрәгендә бик күп орден һәм медальләр.
Сугыш авырлыкларыннан ничектер кечерәеп калган кебек тоелса да, ул сынмаган, сыгылмаган. Шулай бер–бер артлы еллар үтә тора.
Мәдхия апа Казанда гомер итә. Сугыш андагы гүзәл, матур сыйфатларны бетерә алмаган: ул туры сүзле, гадел булуы белән хөрмәткә лаек булды, һәрчак тырыш, намуслы хезмәт белән яшәде.
Озак еллар буе авыру тормыш иптәшен тәрбияләде, акыллы, әдәпле, белемле, шәфкатьле балалар үстерде. Кызганычка каршы Мәдхия апа 2018 елда вафат булды.
Мәдхия! Зурлау, олылау дигән мәгънәгә ия бу сүз. Мәдхия апа моңа мең, мең, мең мәртәбә лаеклы шәхес иде! Ул туганнарының ихтирамын тоеп, авылдашларының хөрмәтен күреп яшәде. Мәдхия апаны, аның кебек сугышта катнашкан һәм яу кырында һәлак булган авылдашларыбызны онытырга безнең һич кенә дә хакыбыз юк.
Авылыбызда яшәгән хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре дә зур бурычлы алар алдында. Рәхмәт Сезгә! Рәхмәтебез мәңгелек булырга тиеш Сезгә – Ватанымның чын патриотлары, кыю солдатлары!
Зөлфия Гәрәева, Яңа Шашы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев