“Почтальон хезмәте – дүрт юнәлешле
Вазифаны бер яки күп булса, ике юнәлештә башкарган бер вакытта, хат ташучыга дүрткә ярылырга туры килә
“Хат ташучының сумкасы авыр була”, “Хат ташучы канатлы ул”, яисә, “Сиңа хат килгән, биесәң бирәм” ише әйтемнәрне яшь буын белми дә белми, өлкәнрәкләрнең дә күбесе оныткандыр инде.
Ә хат ташучы – хөрмәткә лаек хезмәт ияләренең иң беренчеседер, мөгаен. Буранда, яңгырда, җил-давылда, юлсыз юлда сукмак салып йөрүче ул – почтальон. Хәзер замана үзгәрде – юллар асфальт, халык та күбесенчә интернет аша гына аралаша дип җавапларсыз. Шулай үзе, тик почтальонның хезмәте дә күбәйде. Хәзер аны почтальонкибетче дип йөртсәң дә ялгыш булмас.
Комыргуҗа авыл почта бүлекчәсе җитәкчесе Ләлә Миннебаева белән шул хакта сөйләштек.
– 2012 елны почтальон булып эшкә кердем. Бер елдан соң, “Берәр ай гына бүлекчәне җитәкләп тор әле” диделәр дә, шушы эштә калдырдылар, – ди ул.
Почтальон эшчәнлеге 4 юнәлештә бара дип саный.
– Посылка, финанс, ваклап сату һәм почта бизнесы, – дип елмая.
Моны күз алдына китергәнсездер, мөгаен. Бер кеше башкара торган 4 юнәлеш бу. Почта бүлекчәсендә товардан сыгылып торган киштәне күреп торасыздыр. “Бу хезмәттә иң авыры – әнә шул – товар сату”, – дигән фикердә ул. Бәхәссез, почтальон кибеткә сатучы булып эшкә кермәгән бит. Әмма базар мөнәсәбәтләре дигән яңа төшенчә кертеп, аларны шушы эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәләр. Дөресрәге, хат ташучының хезмәт хакын әнә шуңа бәйләделәр. Хәзер почтальон йорт саен кереп, “Теге товар кирәкмиме, менә бу бик яхшы әйбер”, дип, халыкка тәкъдим итеп йөрергә мәҗбүр. Әле бу гынамы, почтальон хәзер иминиятләү белән дә шөгыльләнә. Әлбәттә, үзе сорап түгел инде... Хәер, хат ташучы хезмәтенең бу күңелсез якларын кырыйга куеп торыйк та, халык белгән – йорт саен газета-журнал, хатлар өләшкән...
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев