Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Радик Шәрәфиев: “Иҗат белән яшәргә кирәк”

Тамашачы синең калын кесәңә, иганәчеләреңә карамый, аларга син үзең һәм синең иҗатың кирәк.

Бу егетне кечкенәдән беләм, күз алдында үсте дисәм дә ялгыш булмастыр. Моңлы тавышлы, тыйнак, сөйкемле, мөлаем Радик район һәм республика сәхнәләрендә бик күп чыгышлар ясады. Укуын тәмамлагач, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керде. Берара югалып торган кебек тоелса да, Радик Шәрәфиевнең “Казан егетләре” төркемендә эшли башлаганы билгеле булды. Бүгенге көндә ул әлеге төркемнән киткән дә икән инде. Хәзер ниләр белән шөгыльләнә, алга планнары нинди? Авылга кайтырга җыенмыймы икән? Радик белән шул хакта сөйләштек.

– Радик, син кечкенәдән сәхнәдә инде. Шуңадамы сине башка өлкәдә күз алдына да китереп булмый.

– Әйе, җыр-моң белән кечкенәдән кызыксына башладым. Балалар бакчасына йөргәндә үк җырлаганым истә. Аннары мине әнием төрле район конкурсларына йөртә башлады, әкренләп шулай төрле бәйгеләргә мәхәббәт уянды. Конкурсларда катнашу – минемчә, ул бер мәктәп, сәхнәгә ияләшү, тамашачы алдында чыгыш ясау, үзеңне сәхнәдә тоту кагыйдәләрен өйрәнү өчен зур мөмкинлек. Конкурслардагы киңәшләр әле дә күз алдымда, анда тапкан дуслар белән һаман да элемтәдә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев