Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Рәхмәт сезгә булганыгыз өчен!

Арча районының спорт комплексы каршыннан өлешчә мобилизация кысаларында ир-егетләрнең икенче төркемен озаттылар.

Алдагы көнне кичтән, иртә таңнан берөзлексез явып торган яңгыр, иртәнге сәгать алтыда туктап калды.

Әйтерсең лә табигать тә, без, адәм балалары белән бер сулышта, бер теләктә булуын, ирегетләребезнең сау-сәламәт булып, исән-имин кайтуларын шулай сиздерәдер кебек. Егетләрне озатырга әтиәниләре, туганнары, дуслары, авылдашлары, авыл җирлеге башлыклары да килгәннәр иде.

Биредә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та чыгыш ясады һәм ир-егетләргә мөрәҗәгать итеп:

 – Егетләр исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Берберегезне саклагыз. Егетләр, рәхмәт сезгә булганыгыз өчен! – дип аларга өйләренә исәнимин әйләнеп кайтуларын теләде.

Ир-егетләр каршында чыгыш ясаган Арча районы имаммөхтәсибе Әмир хәзрәт белән Лин атакай да һәркемгә изге догаларын юлладылар. Озатырга килүче һәркем бары берничә сүзне генә кабатлады: “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр”. Аллаһы Тәгаләнең “Әмин” дигән сәгатенә туры килсен бу теләкләр.Ир-егетләрне озатканнан соң, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән дә сөйләшеп алдык.

– Илгә килгән афәтне халык гаиләнеке, үзенеке кебек кабул итте. Хатын-кызларыбыз ирләрен, балаларын илне сакларга әзерләп җибәрделәр. Бу афәт гаиләләрне, һәркайсыбызны берләштерде. Бердәм булгач, бергә җиңәрбез.

Бу гаиләгә генә түгел, илебезгә килгән афәт. Бу афәттән кырыйда калабыз дигән гаиләләр, ир-егетләребез бар. Тик менә алар хәзерге көндә илебезне сакларга киткән ирегетләребез, аларның әтиәниләре, хатыннары, балаларының, шулай ук бүгенге көндә кулларына корал тотып илне саклаучы ир-егетләребез күзләренә ничек карарлар икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев