Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

«Республика күрсәткечләрен икеләтә узып эшлисез»

Район сессиясендә узган елгы эшчәнлекне уңай дип бәяләделәр. Бәхәссез, былтыр икътисадны, яшәешне күтәрү өлкәсендә күп эшләнде

9 февраль көнне район советы сессиясе узды. Аны муниципаль район советы рәисе Габделәхәт Хәкимов алып барды.

Сессиядә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Президенты аппараты вәкиле Рәсим Гыйлаҗев, район советы депутатлары, судья, прокурор, полиция һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

2021 елдагы социаль-икъти­ «Республика күрсәткечләрен икеләтә узып эшлисез» Район сессиясендә узган елгы эшчәнлекне уңай дип бәяләделәр. Бәхәссез, былтыр икътисадны, яшәешне күтәрү өлкәсендә күп эшләнде сади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар белән Габделәхәт Гыйлемхан улы таныштырды.

 – Узган елны катлаулы дип әйтү, йомшак бәяләү булыр, – дип ассызыклады ул.

Чиста авыл хуҗалыгы районы буларак, әлбәттә, безне җитештергән продукциягә бәя, бу өлкәдәге алгарыш кызыксындыра. Докладта сөенечле саннар ишетеп куандык.

...Җан башына акча кереме былтыргыдан 8 процентка артып, 20059 сум тәшкил итте.

Уртача айлык хезмәт хакы 7 процентка үсеп, 31920 сум тәшкил итте. Районның икмәк,он-кондитер ризыклары җитештерү, табигый таш чыгару һәм известь оны җитештерүче сәнәгать предприятиеләре 200 миллион сумлык продукция җитештерделәр ...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев