Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Республикакүләм семинар: кызыклы һәм файдалы

Олы Әтнә урта мәктәбендә бик бай эчтәлекле чара әзерләгәннәр.

Атна башында заман таләпләре нигезендә укытуга һәм тәрбия чарала һәм тәрбия чарала­ры­на багышланган рес­­пуб­ликакүләм семинар узды.

Зур чараның “Әтнәм – туган яккаем” җыры белән ачылуы аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки, җырда искә алынган Ашыт елгасын һәм шул ук исемдәге сакланышны районыбыз символы дияргә була. Семинар да бу теманы үз эченә алган иде. “Кытыклый” торган темалар\

Әлеге чара җитәкчесе Резеда Бәширова булган VII “Б” сыйныфында “Сөйләшик Әтнә турында“ исемле тәрбия сәгате белән башланды. Монда укучы хәтеренә яхшырак сеңсен өчен Әтнә районы Әлифбасы да төзегәннәр. Асылы – алфабиттагы һәр хәреф буенча районның берәр үзенчәлеген телгә алуга бәйле булды. Арадан бер укытучының: “Сезнең бу алымны мин дә үзебездә кулланып карарга уйлыйм”, - диюен ишеткәч, Резеда Роберт кызы өчен ихлас куандым.

Фәрдия Исмәгыйлева тәкъдим иткән ата-аналар җыелышы фрагменты буенча да озак фикерләштеләр биредә. Сер түгел, укытучы өчен бик “щепетильный” тема ул бүгенге көндә. Исеме дә күңелне “кытыклый” торган – “Кычкырмый торган әнинең биш сере”, дип атала. Биредә сыйныф укучыларыныңәти-әниләре дә катнашу аның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Йомгаклаганда килгән кунаклар да: – Үзенчәлекле яңалык бу. Без моны барыбыз да кабул итеп алырга тиешбез, – дип ассызыкладылар.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев