Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Робот хезмәте күпкә уңайлы

“Ленин” күмәк хуҗалыгының данлыклы роботлар ферма торагында булып, сокланып кайттык.

Әлеге торак Түбән Бәрәскә авылы янында урнашкан. Уры­ны да бик уңайлы, эшләүче 
терлекчеләр өчен дә эш шарт­лары гаять уңай. Чөнки монда­гы сыерларга автоматлыштырылган тәрбия күрсәтелә, сөтне дә робот сава. Эшләүче персо­нал конкрет эшләр белән генә шөгыльләнә һәм күзәтә.
Робот – катлау­лы гамәлләр сериясен автомат 
рәвештә эшләргә сәләтле, башлыча 
компьютер тара­фыннан програм­
маланган маши­на.
Робот ул, кайдадыр читтәге идарә җайланмасы тарафын­нан юнәлтелергә яки эчтә ко­рылган идарә булырга мөмкин. 
Ә биредә, аңлавымча, эчтәге компьютер аша идарә итәләр. Беренче чиратта аның монда 
сыерларны ашатуны көйләвен билгеләргә кирәк. Азык рацио­ны билгеләнгән күләмдә, гел ал­ларында, ә менә гранула күләме 
сыерның продукт бирүенә бәйле рәвештә билгеләнә. “Ленин” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Ил­гиз Хәйруллин:
– Сыерны көнгә ничә тапкыр 
саварга икәнне дә үзе көйли, – 
дип гаҗәпләндерде.
Мул сөтле, физиологик үзен­чәлеге шуны таләп иткән сыер­лар 5 тапкыр да савылырга мөм­
кин икән. Шөкер, монда күп сөтле сыерлар да җитәрлек, җитәкче сүзләренә караган­да, тәүлеккә 56 килограмм сөт бирүче сыер да бар. Ә бүгенге көндә биредә бер сыердан ур­
тача савым 30 килограммнан артык. 
 Бу уңайдан торакта инженер эшләүне телгә алу урынлы бу­лыр. Роботлар буенча инженер 
дип атыйлар бу хезмәтне – аны Раил Галләмов башкара.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X