Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Рөстәм Якупов: “Иң мөһиме – максат һәм теләк”

Эшләгәннәре белән таң калдыручы ир-егет яши Олы Әтнәдә

Шулай ияләнелгән – киләчәк һөнәрне сайлаганда билгеле бер юнәлешне алып, шуның буенча атлыйбыз. Ә менә бу әңгәмәдәшем андый түгел – үзен һәръяклап сынап карый ул һәм нәрсәгә тотынса да, барысы да искитәрлек уң булып чыга.

Рөстәм Якупов – Олы Әтнә егете, әмма тумышы белән Курган өлкәсеннән. Әтнә районына бер дә уйламаганда килеп чыккан. Монысы тормыш иптәше итеп Олы Әтнә кызын сайлавы белән бәйле, әмма мәкаләбез ул хакта түгел: газета укучыларны шушы “алтын куллы” егет белән якыннан таныштырырга булдык.

Бирим дисә колына, чыгарып куя юлына диләр. Нәкъ шулай, күрәсең – кечкенәдән төрле уенчыкларны үзенә үзе ясарга туры килә.

“Әти баштарак күрсәтеп, аңлатып бирде. Шул нигездә беренче уенчыклар ясавым әле дә истә”, – дип елмая ул.

Малай кеше нинди уенчык ясарга мөмкин – әлбәттә, автомат, пистолет, мылтык, пычак ише хәрби эшләнмәләрне! Менә шул вакыттан кала бугай анда төрле агач эшләнмәләр ясауга мәхәббәт. Бирегә күчеп кайтуга әнә шул яшерен хобби баш калкыта анда. Һәр нәрсәгә этәргеч тә булу кирәк бит әле: анысы да кинәт килеп чыга. Язын кызыксынып китеп сыерчык оясы ясап карый, әйтергә кирәк, бик матур килеп чыга ул. Шундук “Миңа да эшләп бир әле”, диючеләр табыла. Кызыксынып, башка төр эшләнмәләр дә ясап карый... шуннан китә хутка. Шулай итеп агач эшләнмәләргә юл ачыла, ә аңа тимер белән, пыяла, хәтта электр белән кушылганнары өстәлә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев