Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Савымчы канәгать булса, сөт арта

Күмәк хуҗалыкның алдынгы савымчылары белән данлы үткәнне, бүгенгене искә алдык.

Әлфия Кадыйрова белән Ләйлә Уткина Ленин исемендәге нәселле завод җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының уңган савымчылары. Дөресен әйтергә кирәк, биредә бар да тырыш, эшен җиренә җиткереп башкара. Башкача була да алмый, җитәкчелекнең эшләүчегә карата мөнәсәбәте бары шуңа этәрә. Мәкалә геройларының берсен – газетада күп тапкырлар язган Әлфия Кадыйрованы гына алыйк. Заманында республиканың алдынгылар смотрында җиңеп, 100000 сум акчага ия булды ул. Хезмәт юлын башлаучы өчен бик мөһим әйбер – “кызыксындыру” да, “подъемный” да бу. “Ленин”да әнә шулай...

– Әнием Назирә Хәкимуллина биредә 40 еллап сыер сауды. Мин мәктәптә укыганда ук аңа ияреп фермага йөрдем, – ди Ләйлә Уткина.

Олы Әтнәдә пешекче булырга укыса да, күмәк хуҗалыкка кире кайтып, башта савымчыларны алыштырып эшли. 2000 елдан башлап аерым төркемдә сыер сава башлый.

Әлфия Кадыйрова исә күмәк хуҗалыкта 1991 елдан бирле үк эшли...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев