Шәл бәйләдем
Җепне ярмаска, күзәнәкне төшереп калдырмаска, артык буш та, тыгыз да итмәскә – кыскасы, яхшы килеп чыксын өчен үтәләсе шартлар бихисап
Кышкы кич. Авыл кар көртләренә чумган, аяз күктәге тулы ай тар сукмактагы эзләрне зәңгәрсукөмеш нурга коендыра. Җил исми, бар табигать төнге йокыга әзерләнеп тынып калган...
Урам якка караган тәрәзәләрдән боз сурәтләре аша саргылт яктылык саркый, ул, тоташ дулкын булып, авыл башына кадәр сузыла. Ятим йортлар, агач-куак баскан ташландык каралтыларның караңгы күләгәләре сирәк заман...
Ара-тирә капка келәләре шалтырап китә, сөйләшкән тавышлар ишетелә. Күрше-күлән, дус-иш кич утырырга җыела.
Җылы өйләрдә апайлар, әбиләр ут яктысынарак утырып, кул эше эшли. Чигү булсынмы, бәйләүме, җеп әзерләүме – бездә шулай “кул эше” дип сөйләшү гадәткә кергән. Куллар да, телләр дә хәрәкәттә. Шәл бәйлиләр...
Балачактагы шушы сурәт гел күз алдыма килә минем. Сагындыра, юксындыра... Инде ул апайларның да күбесе бу дөньяда түгел, шәл бәйләү һөнәре да безнен авылларда тарихта гына калды бугай...
Ә бит узган гасырның 60-80 нче елларында Әтнә, Арча якларында мамык шәл бәйләү шулкадәр киң таралган иде әле. Аны бәйли белмәгән хатынкыз, шәл сатып тормышын бөтәйтмәгән гаилә булды микән? Булса да санаулы гына булгандыр.
Җитезлек, төгәллек, зәвык, түземлек сорый торган бу эш кәҗә мамыгы юнәтүдән башлана иде.
Ни сәбәптәндер, безнең якларда андый кәҗәләр асраучылар юк иде. Казахстан, Волгоград мамыгыннан бәйләнә иде шәлләр. Гадәттә, өйдән өйгә йөреп, мамык сатучылар була торган иде. Җентекләп, киңәш-табыш итеп сайлана иде затлы чимал, тотып кына түгел, кабып та карала иде. Янәсе, тозлы түгелме? Безгә туганнар Казахстанның Актүбә шәһәреннән соры-көрән төстәге кыска йомшак мамык җибәрә торганнар иде. Ә Волгоград якларыннан килгәне көмеш сыман ялтырап тора, үзе озын, кулга тотып караганда да салкынча кырыслык бөркелгән кебек була иде.
Аннан инде иң ялыктыргыч эш башлана: мамыкның кылын чүплисең. Иелеп утыра торгач, җилкәләр авыртып бетә, күзләр кызара. Бу эшкә балалар...
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев