Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

«Шигъри җанлы ат врачы»

Казан арты – Әтнә төбәге

Без үскәндә, бу инде 1955-65 нче еллар, авылның яше-карты ике бертуган — Габделхак һәм Габделхәй абый Нуриевларны бик хөрмәт итә иде. 
Габделхак абый медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина институты профессоры, кафедра мөдире, ә энесе Габделхәй абый ветеринария фәннәре кандидаты, гомер буе үз белгечлеге буенча фәнни-тикшеренү институтларында эшләде. Габделхак абый, тире авырулары белгече буларак, безнең Олы Мәңгәр урта мәктәбендә дә бик үтемле лекцияләр үткәрә иде. Габделхак кайткан дигән хәбәр авылга тиз тарала һәм бик күпләр, кем киңәш, кем ярдәм сорап, аны күреп калырга ашыга иде. (Әти әйткәндәй, профессор бөтенесен дә белергә тиеш!) Ул авылдашларына чын күңелдән бик теләп ярдәм итә, алай гына да түгел, моннан алда үзе ярдәм иткән кешеләрнең өйләренә барып, хәл-әхвәлләрен сораша, искиткеч гади итеп, эчкерсез итеп аралаша белә иде. Безнең гаиләдә ул бигрәк тә зур «авторитет» иде, шундый зур белемле һәм шундый дәрәҗәле урында эшләве өстенә, башкалар белән һаваланмыйча, үз итеп аралашуын, ярдәмчел, миһер-шәфкатьле булуын безгә гел үрнәк итеп куйдылар. Алар әти белән классташ дуслар иде, шунлыктан безгә дә Габделхак абый белән ешрак аралашу насыйп булды. Аның турында бик күп язарга мөмкин, чөнки ул әлегә кадәр, безнең районда туып-үсеп, медицина институтында шул дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер галим санала. Тик бу юлы аның энесе турында язсы иттем. 
Габделхәй абыйны ишетеп яки күреп кенә белә идем. Аны без әтинең энесе Вагиз абыйның яшьтәше, дусты дип белә идек. Вагиз абый балачак-яшьлекләреннән берәр күңелле вакыйга турында сөйли башласа, үзеннән-үзе Габделхәй абыйны китереп кыстыра иде. Тирә-күршеләр, я булмаса басуда бергә эшләүче апа-абыйлар да «Гаделшә Габделхәе әйткәндәй» дигән тапкыр сүзләрне күп кулланды. Шуңа да, күңелгә ул колхозның бер дигән ат җигүчесе, мәзәкчән, тапкыр, җор күңелле егет булып кереп калган. Әлеге ат җигүчегә ул вакытта нибары 12-14 яшь булганын һәм моның сугыш вакыты икәнен генә уйлап җиткермәгәнбез. Менә хәзер, Габделхәй абыйның туган авылы турындагы истәлекләрен укыгач кына сугыш чоры балаларының бәгырьне телә торган авыр көннәре, эшләре күз алдына килә. 
Ул язмаларның миңа килеп эләгүе үзе бер тарих. Габделхәй абый үзенең шул Иске Мәңгәрләрчә үзенчәлекле юмор теле белән (сатира түгел!) әтисе Гаделшә абыйның тормыш юлын һәм төрле мәзәк хәлләрен туплап язган икән, мин шуларны типография ысулы белән бастыруда булыштым. Беркадәр вакыттан соң Габделхәй абый авыл турында, сугыш чоры балалары турында истәлекләр яза башлавын әйтеп, аларны да чыгарып булмасмы дип кызыксынды. Мин инде, языгыз гына, ничек тә чыгарырбыз дип ышандыра килдем. Тик ул авырып киткән, һәм язу эше шактый ук кыенлашкан икән. Азрак рәтләнгәч, алар бер авылга кайттылар, Габделхәй абый шунда үз куллары белән куляъзмаларын миңа калдырып китте. Боларны нәкъ менә сиңа тапшырам, теләсә нишләт, синең карамакка калдырам дигән иде. Үз хәлен белгәндер инде, озакламый бакыйлыкка күчте... Урыны оҗмахта булсын...
Истәлекләрне компьютерга керттем, арадан берсе — ат җигеп эшләүче балалар турындагысы «Әтнә таңы» газетасында да басылды, тик аларның күләме аерым китап булырлык зур түгел. Эчтәлеге дә, язылу стиле дә бик кызыклы аларның. Ул эзлекле барган сюжетлы хикәя яки тарих түгел, ә авыл тормышының төрле тармакларын, кешеләрен сурәтләгән аерым язмалардан тора. Шигырь формасында язылганнары да, прозасы да бар. Габделхәй абый үзе 1930 елда туган, шунлыктан, авылның 1935-1945 елларын бик яхшы хәтерләгәнгә күрә, үз күңеленә тирән уелган вакыйгаларны, кешеләрне сурәтләргә тырышкан. Билгеле инде, мондый китап — үз авылы тарихына битараф булмаганнар өчен бер дигән бүләк булачак. Исәбем авылдан тагын шундый тарихи истәлекләр җыеп, Илсур абый Шакиров үрнәгендә саллырак китап чыгару иде. Билгеле сәбәпләр аркасында бу уемны һаман да тормышка ашыра алмыйм әле.
«Әтнә таңы» газатасында авыл чишмәләрен барлау турында мәкалә басылган иде. Шуны укыганда ук Габделхәй абыйның бер шигыре исемә төште. Менә бит ул безнең авылның әле без бала вакыттагы чишмәләре:
Авылыбыз кырыенда «Мәңгәр су» дигән инеш,
Заманында бу инештә Су анасы булган имеш.
Авылыбызга нигез салырга матур урын тапканнар,
Инеш суын мул итәрлек саф чишмәләр акканнар.
«Тирән үзәк» чишмәсеннән «Шалтыравыкка» су киткән,
Заманында иң данлыклы "Ак үрдәк«кә ни җиткән?
Данлыклылар арасына «Әбекәй» чишмәсе дә кергән,
Аның суын эчкәннәргә баһадир көче кергән.
«Түбән оч» чишмәсе суын шул тирә халкы эчкән,
Ул чишмә суын эчкәнгә Аллаһ рәхмәте төшкән.
Шулай дияләр иде безгә карт-карчыклар һәммәсе,
Пәһлевандай булган икән ул егетләр гәүдәсе.
Бу мәкаләдә исә иң уңышлы бүлекләрнең берсен — Габделхәй абыйның авыл атларына багышланган шигырьләрен күрсәтергә булдым. Вакыйгалар колхозлашу чорлары үтеп, халык матди яктан аякка баса башлаган вакытка туры килә, сугыш алды еллары дип укырга кирәк. Авылларда ат яраткан кешеләр шактый күп булгандыр, хәзер дә бар андыйлар, әмма бу малкайны шулай матурлап, изгеләштереп сурәтли белүче бар микән? Укып карагыз әле бу юлларны:
Авылыбызда бар иде дан тоткан ат фермасы,
Алтыннан кыйммәт булган юртакларның һәркайсысы.
Ферма мөдире булган ул елларда Гани (Әптән), 
Ә ат табибы Нәҗип абыйның даны Мәскәүгә җиткән. 
Ат фермасы гади генә түгел — нәселле атларныкы.
Тирә-як авыллардан җыйганнар иң яхшыларын гына.
Ул атларның исемнәре авыл исеме белән йөрде.
Мин белгәндә бар иде «Байчыга», «Бәрәскә», «Бәрәзә», «Кысна» 
дигәннәре,
Тагын «Жидлар», «Божый», «Сәлим», «Чөкәлә», 
«Сал-сал» исемлесе.
Күп иде алар, барысын да хәтерләмим. Атлар нәселен яхшыртырга кайтардылар «саф нәселлеләрен» дә, мәсәлән, «Альфа», «Полкан», «Бравый» һәм шундыйлар. Шәхсән атларны алганнар гел талап, бушка гына. Берсенең хуҗасы — Байчыга урысы, җылый-җылый артыннан килгән, ике ат китереп бирәм, атымны бирегез, дигән. Бирмәгәннәр.
Нәселле атлар үстереп колхозыбыз дан алган.
Чабышларда катнашып җиңгәч, халыклар хәйран калган.
Чыга иде урамга Фәйзи абый, айгырларга атланып, 
Ат уйнатып уза иде, бераз гына мактанып.
Мин кала идем шул чакта чын күңелдән сокланып.
Ат җигәргә бик яратты Галәү Фаязы да,
Мөхәммәтша Кәриме, Сәлим Әнәсе дә.
Бизиләр иде атларын тәңкәле йөгән, шөлдер, чуклар белән,
Ул бизәкле дугалар, шлея, кыңгыраулар — бер дигән!
Атлары да, аңлагандай, гел йөрделәр горур атлап,
Башларын тоттылар үрә, аякларын матур басып.
Әйтерсең, аңлаган кебек, матурлап бизәгән өчен,
Хезмәт иттеләр малкайлар һич кызганмыйча көчен.
...Атлар арасында бар иде «Әкә тае» исемлесе,
Үзе ыспай гәүдәле, әмма бик чорсыз һәм көчлесе.
Аны җигә алмаган берәү генә, кирәк булган ике кеше,
Җигеп бетерүгә, әгәр арба-чанага өлгермәсәң утырып,
Чыгып чапкан кинәт дулап, арбаң-чанаңны ватып.
Аны җиккәч, иң элек бәйләгәннәр артка дилбегәсен тарттырып,
Берәү менеп утырган чанага, икенчесе җибәргән атны ычкындырып.
Шул мизгелдә ат ыргылган алга, кар буранын туздырып.
Бик изалангач шулай, аттан тәмам туйганнар, 
Аллаһка тапшырып, аны сатып котылганнар.
...Булса да була икән атларның акыллысы,
Сүзем берсе турында — ул атларның изгесе.
Бар иде безнең фермада «Полкан тае» исемлесе.
Ул үзе бездә туды — «Полкан» исемле әнисе.
Сихри ыспайлык бар сөлек кара гәүдәсендә, 
Озын аяклары төз торалар, рәссам осталыгы һәрберсендә.
Күзләре очкыннар чәчә, ялтырыйлар төнлә күрсәң, 
Дәртләнә тәмам малкай, янына барып керсәң.
Колаклары уйнап торалар, гүя үткен кайчылар,
Ял эчләре җилфердиләр, әйтерсең, данлы тулпар.
Дугаланган озын муены аккошларга гына хас,
Тояк асларыннан оча бөтерелеп тузан һәм таш.
Барып керсәң, кешнәп каршы ала, әллә әрли, әллә шатлана,
Якын килсәң, иреннәрен суза, әнисен көткән кебек яшь бала.
Битләреннән сөям, бик еш муенын сыйпап алам,
Иркәләнсен диям бераз, әйтерсең лә минем үз балам.
Хак Тәгалә атны яралтканда, юкка гына аңа тел бирмәгән,
Кеше белән сөйләшү кирәк буласын әллә инде үзе белмәгән...
Ат булмаган булса әгәр дөньялыкта, белмимен,
Нинди булган булыр иде бу тормыш димен.
Күз алдына китереп булмый яшәүне Атсыз,
Димәк, Кеше-Ат — бербөтен, бер төен безнең язмыш.
Атлар да бит кешеләр кебек, төрле төсле, төрле акыллы — 
Ак төслесе, карасы, сарысы, кызылы бар, әмма юк яшеле, зәңгәре,
Акыллысы бар, үҗәт-киресе, усалы, хәтта бар явызы,
Юк бары тик кеше кебек сөйләшә белгәне.
Атларның бар артист, спортсмен, шахтер, көтүче булганнары,
Авыр йөк тартучылары, суда йөзүчеләре, аучылары.
Утыра аның сыртында сунарчының бөркет тотканнары,
Болардан башка да бик күп атның белгәннәре-отканнары.
Ат шатланса — көлә, кайгы килсә, яшь агызып елый да,
Моны күңеле саф кеше генә белә һәм аңлый да.
Ачуы килгәнне дә аңлата, игътибар белән карасаң,
Үпкәләвен дә белдерә, кыланышын аңласаң.
Бу малкайны тиңләп була илаһи изге затка,
Ул хыянәт итмәс кешегә, ышан син һәрчак Атка.
...Менә шундый ат турында сөйлим әле сезгә бераз,
Уйламагыз булгандыр дип югарыдан миңа заказ. 
Шулай беркөн эшкә җигәргә бирделәр миңа "Әтәли"не.
Бик усал иде ул явыз, бер дә тормады көтүдә, 
Су тирән дип тә тормады, йөзеп качты кич җитүгә.
Җәзалап та карады аны көтүче Хәернас та.
Бу чаралар да бирмәде күзгә күренерлек файда.
Тотарга кирәк иде бит безгә шул явыз "Әтәли«не,
Мин сорадым Хәернастан «Полкан таен» бирүне,
Атланып барып аңа теге явыз янына,
Баргач, җибәрү иде исәбем минекен шунда,
Җиңел булыр дип уйладым бергә куып кайтырга. 
Һәм шулай да эшләдем. Ни күрәм, «Полкан тае» 
Ук булып атылды явыз «Әтәли» өстенә.
Тешләп алды муенын, ялыннан асылынды аңа тәмам.
«Әтәли» башта тырышты капканнан ычкынырга.
Булдыра алмагач котылып, ризалашты буйсынырга.
Шулай сак алдында тотып "Әтәли"не алып кайтты көтүгә.
Акыллылыгын күреп мин "Полкан тае"ның,
Хәйран калдым малкайга, күреп мине аңлаганын.
Шунда инандым чынлап, изгелегенә Атның.
Түбәндәге юлларда сугыш вакытында булган аянычлы хәлне яза Габделхәй абый. Бу вакытта аңа нибары 12 яшь булганын күз алдына китереп тә булмый. Хәзер "Шинша«га навигатор белән бәрәңгегә баралар... 
...Нәселле атларның берсен — «Божый» исемлесен
Мин җигеп эшкә йөрдем кырык икенче елга кадәр.
«Шинша» урманыннан утын төяп кайтканда атым
Кереп китте кырыйга аңгыраеп, хәлсезләнеп,
Карга егылды Завод тегермәне турысында.
Миңа нибары унике яшь кенә, нишли алсын ул бала...
Кайтып әйткәч иптәшләрем хәлне ферма мөдиренә,
Алып барып солы ашаткач атыма
Үзе торып баскан мескенем аякларына.
Шуннан соң мин аны инде җикмәдем.
Башка ат бирделәр миңа, анысы белән эшләдем.
Теге атымны бүлмәсендә күтәреп куйдык асып,
Юан арканга, бераз гына күтәртеп.
Күтәреп тора алмадылар аяклары гәүдәсен, 
Бер айдан ул барыбер үлде бичара,
Җитмәде шул малкаема ашарга.
Ул көннәрдә мин еладым күз яшьләремне түгеп,
Бик курыктым, аты үлгән кешенең
Сыерын алдылар, кызганмыйча, кычкыртып.
Ул вакытның законнары шундый иделәр,
Яки яптылар төрмәгә, син яшь әле димәделәр.
Бу шигырьләрдәге кайбер исемнәргә аңлатмалар бирелгән: Нәҗип Сафиуллин — ветеринария фельдшеры, 1938 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә көмеш медаль белән бүләкләнгән. Озак еллар Олы Әтнә урта мәктәбе директоры булып эшләгән Нәҗипов Госман абыйның әтисе. 
Фәйзи Нәҗмиев — нәселле айгырлар карады. Ул да сугыштан соң Олы Әтнәдә яшәде.
Галәү Фаязы — 1925 елда туган. Бөек Ватан сугышында һәлак була.
«Божый» — Әтнә баеның аты булган. 
Сугыш елларында ферма мөдире аксак Мөхәммәтша иде.
Бу язмаларны газетага тәкъдим итүемнең максаты — талантлы кеше бар яктан да талант дигән гыйбарәнең дөрес икәнен Габделхәй абый үрнәгендә күрсәтү иде. Фән эшлеклесе буларак та ул гаять сәләтле, күпкырлы белгеч саналган, гаиләсендә дә ышанычлы, булдыклы ир, ике кызына ягымлы әти булган. Күреп торабыз, каләме дә башкаларны кабатламый, элегрәк тотынса, авыл тарихы турында тагын да күбрәк мәгълүмат табар идек. Әле аның әнисе Нәгыймә апа (ул аны дөньяда иң әйбәт үги әни дип атый) турында, кайбер авылдашлар турында бик җылы истәлекләре, матур язмалары бар. Берсе менә болай тәмамлана:
Җитәр, туктый алмыйм ул вакытларны сөйләгәндә,
Ялгызым калып уйланганда, хисләргә бирелгәндә...
Хисләр белән, уйландырырлык итеп язылган истәлекләре, гадел фикерләре өчен, туган авылны, аның бай табигатен гомер буе күңелендә саклап, шул матурлыкны киләчәк буыннарга җиткерә белгәне өчен рәхмәтле булыйк. 
Резеда Вафина, Иске Мәңгәр авылы, ТЭИ редакторы, пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев