Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Сәләтлеләр, талантлылар - “Сәхнәдәш”тә

Идел буе федераль округыннан булган 28 коллектив арасында Татарстан данын Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары яклаячак

Балалар һәм яшьләр иҗат коллективларының «Театраль Идел буе” фестивале округ этабы старт алды.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге фестивальдә 28 коллектив арасында Татарстан данын Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары яклаячак. Финә Сафиуллина җитәкчелегендә театр сыйныфына йөрүчеләрнең “Сәхнәдәш” коллективы фестивальдә Ләбиб Лерон әсәре буенча куелган “ Урмандагы Тамаша” спектаклен күрсәтәчәк. Режиссеры – Дамир Сидеев һәм Финә Сафиуллина үзе.

Фестивальдә катнашу хокукын “Сәхнәдәшләр” ноябрь аенда узган бәйгенең республика этабында беренче урын яулап лаек булды. Әтнәләр белән бергә “Театраль Идел буе”нда чистайлылар да катнашачак. Алар исә Петр Ершов әсәре буенча “Конек-горбунок” әсәрен куячаклар.

– Фестивальгә барачагыбыз хакында хәбәр коллективыбыз өчен зур сөенче булды. Әмма бер шарт белән – спектакльнең рус телендәге варианты кирәк була иде, – ди Финә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев