Әтнә таңы

Сәнгатькә батырлык кирәкме? Гомәр Мәрдәнов ядкәре

Хөрмәтле укучыларыбыз. "Әтнә таңы" ниләр яза?" дип исемләнгән рубриканы якташыбыз, укытучыбыз, галим Чишмәле Сап авылында яшәүче Илдар абый Низамовның язмасы белән башлыйбыз. Аңлагансыздыр инде, газетаның сайты күбрәк яңалыклар белән эшли, ә аналитика, менә шундый язмалар газетабызда басылып килә. Газета алмаучылар газетабызның ниләр язганын күзаллау өчен бу рубрика. Дәвамын билгеле газетабыздан укырга мөмкин. Сатуда юк.

      Көндәлек матди ризыгыбызны даими  хәстәрләп торганда гына яшәп була, ә бит бу таләп рухый ризыгыбызга да  кагыла – һәркайсыбыз, димәк ки,  тулаем милләтебез  исән-сау яшәсен өчен без әле моң-җыр, ана теле, гареф-гадәт-йолалар белән дә “тукланырга” тиеш.  Чү тукта, бу  бәхәссез

Реклама

 

 дип саналган мәҗбүри “меню”да нидер җитми түгелме? Әлбәттә, театр җитми! Өстибез: татар беркайчан да театрсыз–сәхнәсез яшәмәгән.  Нигә әле әйтелмәвенә аптырарга да кирәкми – җавабы да тел очында гына: театрның милләтне яшәтүнең төп шарты икәнлеге үзеннән-үзе аңлашыла, аны искә төшереп торуның кирәге дә юктыр – соңгы тапкыр карап ләззәтләнгән спектаклеңне искә төшер: чын татар көй-моңыннан, ана телебезнең тәм-ләззәтеннән,  татарча ым-ишарә, хәрәкәттән, кыскасы, чын татар рухыннан канәгать-разый булып, хис-илһам алып утырдың ич. Театры булган, эшләп-яшәп торган халык үз моңыннан, теленнән язмас, гореф-гадәт, йолаларын да онытмас!

 

   Нигә әле шушындый тирән фәлсәфәи уйларга бирелеп киттем? Әле генә бөтенләй һуш хәлендә идем ич: Гомәр абый Мәрданов вафат! Йөз яшьлек Әтнә драма театрының сиксән ел иҗади гомерен шунда үткәргән артист, режиссер; шәхсән үземә дә кардәш кебек бик якын: гомер буе сәнгатькә дәшеп торучы  маяк; күрше авылдан; бер мәктәптә укыганбыз; аралашып яшәдек; һәрчак диярлек фикердәш.
   Әле генә театрга карата әйткән мәдхияи сүзләр гомумшигарь кебегрәк тоелса да, чынында мондый инану шәхси үз кичерешләремнән береккән. Бу турыдан-туры Гомәр абыйга бәйле.  Театрдан тәм таба башлавым мәктәптә укыган еллардан ук нәкъ менә  Әтнә театрының үзебезнең авыл клубында куйган тамашаларыннан борынлап киткән бит. “Теп-тере” артистлар, каршыңа ук килеп басып, без көн дә сөйләшә торган сүзләр белән, таныш җыр, көйләр белән, һәркем булдыра торган хәрәкәт-кыланулар ясап, шул ук вакытта бөтенләй башка – тылсымлы хис-хәләт кузгатып, күзгә яшь китерерлек дулкынландырып, бөтен халыкны үзен дә белештермичә кул чабарга мәҗбүр итсен әле!
   Ихласый дулкынлану яшь күңелләрдә чын ташкын кузгатып җибәрмәсенме – без, берничә кыз-малай, җырлы-биюле “театр” оештырып, сәхнәдә куярга булдык. Китте очынып хыяллану, китте иҗади эзләнү, бәхәс-бәйгеләр... Сәхнәдә бөтен авыл алдында куйган шул “концерт”, аның дәррәү кул чабу белән тәмамлануы яшь җанны бик тә кузгаткан, күрәсең, әле дә вакыт-вакыт шул мизгелдән, төштә очу мәлен искә төшереп ләззәтләнгән сыман, канатланып куям.
   Моңа карап артист та, театр белгече дә булып китмәгәнмен, шулай да бу илһам дәрьясына чумып алу эзсез дә калмаган – кечкенәдән үк язасы килү теләге һәр сүзнең тәэсир көчен тоеп, аны язганда куллана алу мөмкинлеген табып ләззәт кичерүдә театрның тылсымы да булмый калмагандыр. Китап, газет укыганда, радио тыңлаганда, кич утырып әби, апаларның орчык зырылдавын кушып “Йосыф” китабын көйләп укуларын тыңлаганда алган илһам бөртекләре кебек.
   Ә менә мәктәбебезне бездән дүрт-биш ел элегрәк тәмамлап, театр училищесына укырга кергән Иске Җогып егете Гомәр Мәрданов чын мәгънәсендә атаклы театрчы булып китте. Театр уйнауны, бу серле дөньяга бүтәннәрне дә җәлеп итүне, мавыктыруны ул унике яшеннән үз өйләрендә сәкедән сәхнә ясап спектакль куюдан башлап җибәреп, бөтен гомерен шуңа бирде. Театр хакына, районыбызда мәдәниятне, сәнгатьне, ана телен саклау, үстерү хакына аның кадәр дә фидәкарь хезмәт салган тагын кем бар икән?! Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, тагын берничә орден, медальләр ... болар барысы да анарга халык хөрмәте турында сөйлидер. Ул татар сәхнәсенең чын батыры иде – Марсель Сәлимҗанов премиясенең беренчеләрдән аңа бирелүе шул хакта сөйли дә. Бу факт аны безнең район гына түгел, бөтен Татарстан, барлык татар халкы чын халык артисты, режиссеры буларак, таный, чын театрчы дип белә, хөрмәт итә дигәнне аңлата.  Хатыны Җәүһәрия дә гомере буе аңа тугры булды. Театрга да дип өстим. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ...
   Театр йөз  ел буе талантлы артистларны нәкъ менә үз мисалы-үрнәгендә  үзенә үзе тәрбияләде – һәр авылдан аулагыйларда шомарып, кичке уеннар уйнап, мәктәп театрларында, әдәбият-сәнгать түгәрәкләрендә чыныгу алган нәфис сүз осталары исәбенә туена килде. Театрның 90 яшенә багышланып, Г.Камал исемендәге театр бинасында куелган спектакльгә (Хәй Вахит. “Күк капусы ачылса”)
 без сиксәнне тутырып килгән бертуган апам белән килгән идек. “Әтнә театрыбызны кайчаннан хәтерлисең, кемнәр истә сакланган?” дигәч, ул: “Мин бит Әтнә урта мәктәбендә укыдым; театр белән җенләнмәгән егет-кыз юк иде. Сирәкләрен генә сайлап алганнар, күрәсең – Револь белән Дамирә күз алдында. Алар бергә укып, бергә уйнап, бергә гаилә дә корып җибәрделәр бугай”, диде. Апама сабакташлары белән горурланып алырга янә бер фал килеп чыкты – соңыннан, зурлап котлаулар барышында театрның “хуҗасы” Гомәр Мәрданов тә сүз алды. Театрның озак еллар халык абруен казанып килүе, менә шушындый дәрәҗәләргә ирешүе өчен сәхнәдәш ветераннарына рәхмәт әйтте, аерып алып Револь Мөхтәрев һәм Дамирә Билалованы да атады... Апам бик тә канәгать булды.
   Бездән кала башка мәктәп, авыллардан да театрга тартылучылар аз булмаган; гомумән дә, театр белән сихерләнмәгән, әтнәләрдән илһам-дәрман алмаган мәктәп, авыллар калдымы икән!? Балачак елларым күбрәк Күлле Кимедә –  әниемнең авылында үтте. Казанда укыганда да әби-бабайларга кайтып йөри идем. Әлеге дә баягы шул театрлары тарта иде. Аларның “Галиябану”ы әле дә бөтен нечкәлекләренә кадәр хәтердә. Актаныш якларыннан күчеп килгән укытучылар Галимә апа белән Галимҗан абый Шакирҗановлар гаиләсен бик сәхнә җанлы булганга да яраталар, хөрмәт итәләр иде. Балалары Нил инженер, үзешчән артист, Луара профессиональ артист, сәхнә белгече, Лена  шагыйрә, Республика җыр-бию ансамбле артисткачы, Амур журналист – бер гаиләдән ана телен чын мәгънәдә эш, иҗат коралы – тәэсир чарасы сыйфатында мөкаммәл белеп, гомер буе аңа тугры калып, Казан арты хәзинәсен иҗатта үстерә-үстерә, чарлый-чарлый әсәрләре, башка сәнгати казанышлары белән халыкны рухый баетып яшәгән шәхесләр. Каян килә андыйларга сәләт, илһам? дигән сорау да, илһам чишмәләренең башы – театр, анда да Әтнә театры дигән җавап табигый булыр.
   Әлеге, бик тә тәэсир иткән “Галиябану”дан соң артистлар гаиләсен өйләренә кадәр озата баручыларга  балалары белән мин дә ияргән идем. Халык авыл артистларының уйнавыннан бик тә разый калган, мактау сүзләрен мулдан яудыра иде. Галимә апаның әллә уңайсызланып, әллә чыннан да ихластан канәгатьлек кичереп:
    – Әй-лә, Әтнәләрне барыбер уздырып булмый шул!,– дип куюы хәтергә уелып калган.
   Мин театр белгече түгел, бу һөнәр турында тирәнтен фикер йөртергә җыенмыйм да; сизәсез булыр:   тел төбем, ягъни бу язманың “арка җебе” төсмерләнә бара сыман: ана телебез һәм театр. Алар Казан арты яшәешенең рухи үзәкләре,– биредә алар бер-берсеннән аерылгысыз. Акылын һәм хисен үз телендә чагылдыра алганга, шул рәвешле рухын, яшәү рәвешен саклап калып, аны яңа буыннарга да тапшыра килә алганга күрә дә халык театрны баласы кебек кайгырткан, саклаган, югыйсә, гап-гади бер авыл театры бер гасыр буена исән-сау яшәп килә, дәүләт театрына әверелә  алыр идемени!  
   Мондый хәстәр-кайгыртуны халык үзе кычкырып белгертми, шапырынмый да. Моны аның тын-сулышыннан, аерым гамәлләреннән генә сиземләп була. Әле егерменче-утызынчы елларда,– театр ныклап аякка басу, шәкертлек елларын кичергәндә,– Әтнә ягы кешеләре аның һәр хәрәкәтен, иҗади табышын, нәкъ менә өйрәнчек үсмернең хәлен күзәткән кебек, борчылып, кайгыртып, кирәгендә хуплап, кирәгендә турысын әйтеп, күзәткән. Һәр яңа спектакльдән соң тамашачылар җыелып, тикшерә, анализлый торган булган. Мондый җиз иләктән үткәрүләрдә артистларның кием-салымы, декорация, хәтта әсәрнең идея эчтәлегенә кагылган уй-тәкъдимнәр белән бергә, сәхнәдә татар теленең, үзебезнең як сөйләменең сафлыгына нык игътибар ителгән. Бер беркетмәдә, мәсәлән, менә мондый тәкъдимнәр теркәлеп калган: Мәйсәрә Заһирәгә бик артык кычкырып дәшә; Дүртенче пәрдәдә егетләр урынсыз сүзләр әйтеп куялар; Мәйсәрәнең җырлавы музыка белән (баян) бергә бармый; Коега утырып сөйләшү бер дә килешми...
   Халыкның ана телендә фикерләү, аны саклау сыйфаты  милли үзаңның нигезен тәшкил итә дә. Ә моны гамәлгә ашыру, чынбарлык итү өчен адәм баласына табигать өч чара биргән: мәгънәле сүз, мәгънәле тавыш-өн, мәгънәле ым-ишарә-хәрәкәт. Димәк ки, аралашу, яшәү өчен аның төп чара-коралы фәкать шушы өч үзәкне берләштергән ана теле генә була ала. Чамалыйсыздыр: театр дигәнебез кешенең эчке хәсиятен тәшкил иткән менә шушы өч үзәкне берләштерә алган могъҗиза түгелме?! Спектакль барышындагы хәләтегезне күз алдына китерегез әле. Әгәр артистның...
Дәвамын газетабызның иртәгә чыгасы саныннан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: