Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Сөннәткә утырту – саваплы гамәл

Яшь барган саен гореф-гадәтләребез хатирәләр булып күңелдә яңара.

Сөннәт Мөхәммәт өммәтенә фарыз сыман булса да, бабайлар утырткан сөннәтнең авыр мизгелләре белән күзгә-күз очрашкан вакытлар да булды.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Ул заманда да кәсепчелек, һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр күп булган. Кыш җиткәч, чанасына тегү машинасы салып, Теләче районы Кибәхуҗа авылыннан тәбәнәк буйлы, кызыл чырайлы, өстенә, үзе теккәндер, зәңгәр бишмәт кигән Галимулла абый һәр йортка кереп: «Телогрейка сырдырасы юкмы?» – дип сорап йөри иде. Телогрейка сырдыручы булгандырмы-юктырмы, анысын белмим. Ә менә Курса авылыннан килгән чандыр, озын гәүдәле, кара мыеклы Гали абыйның чанасында аяклы «Зингер» тегү машинасы һәм чана башында бер сумка кирәк-ярагы булыр иде. Ул: «Тун тегәсе, толып тегәсе юкмы?» – дип сорап йөрде. Күршебез Дәүли абыйларда иләнгән сарык яки бәти тиресеннән ике көн тун тегеп ятканы хәтеремдә. Ул вакытта тиреләрне урыс авыллары Байчуга белән Топкин авылларында иләгәннәр. Шул ук вакытта: «Самовар төзәтәсе юкмы?» – дип йөрүчеләр дә биһисап иде. Ә менә Масра авылыннан килгән «Сөннәтче бабай»ларны күпләр ишетеп беләдер, мөгаен.

Үземнең бертуган апам малае белән читтән кайтып төште. Әнисе ул көнне Казанга киткән иде. Күршебез Фатыйма әби кергән: «Илдарга чалбар кистереп алмыйбызмы, бабай килгән?» – ди. «Куркам, әнисе дә юк», – ди әни. «Курыксаң кала малай, дәү бит», – ди. Әни риза булды.

Малайны: «Әйдә улым чалбар кистереп алыйк әле», – дип мендәргә яткыздылар. Энем сизгәндәй: «Әни кибеттән ала чалбар, болай яткызып түгел», – ди.

Малай бик үткен. Күршебез Фатыйма әби белән әни икесе ике як кырыена килеп утырдылар да миңа: «Бабайны чакыр», – диләр. Мин ишектән чыксам, куркуымнан эчем жу итеп куйды. Бабай дигәнем элекке ирләр кырына торган «плейтова» кайрап тора. «Керегез», – дип әйтсәм дә әйттем, әйтмәсәм дә әйттем. Үзем керми калып, тышта тыңлап торам. Энем: «Үтерәләр», – дип чырылдап кычкыргач, кердем. Бабай тәмәке янчыгыннан утын череге кебек сары порошок алып сипте дә, әни биргән бер сум акчаны кожан кесәсенә салып, кулын да юмыйча, тиз-тиз атлап чыгып китте. Энем: «Мине үтерделәр»,– дип алганны-салганны белми елый.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев