Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Су проблемасы – гомерлек

Олы Әтнә авылында ул аеруча кискен тора. Бу хакта районның торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров белән әңгәмә кордык.

Суны халыкка китереп җиткерү өчен авылларда җирлекләр җаваплы булса, район үзәгендә бу эшне тораккоммуналь хуҗалыгы башкара. Ни хикмәт, халыкны су белән тәэмин итү буенча проблема да, башлыча, Олы Әтнәдә туып тора. Газета укучыларның бер өлеше моның өчен торак-коммуналь хуҗалыгын гаепләп куйгандыр да инде. Тик мәсьәләнең асылын аңлар өчен, тирәнтен өйрәнергә кирәклеген оныта күрмәгез. Бу очракта гаеплеләр халык арасыннан һәм алар ачыкланган, моңа дәлилләр дә бар. Тыңлап карыйк.

– Су белән өзеклек тууның сәбәбе – 2010 елга барып тоташа. Ул елны булган коточкыч корылыкны күпләр хәтерлидер. Шул елны Олы Әтнәнең “Поле чудес” бистәсендә гамәлдә булган 3 скважинаның 2сендә су бетүгә йөз тотты. Су ел саен аскарак төшә, – ди торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе.

Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фатыйх Сибгатуллин сүзләрен искә алу урынлы булыр. “Кое, скважина сулары, башлыча, урманнардан туклана, шул исәпкә тулылана”, – дигән иде ул. Безнең җирлектә, кызганычка каршы, урманнар юк. Шул сәбәпле, бездә алар Мари урманнары аша тулыланалар дияргә була. Әмма Мари урманнары бүгенге көндә бик кызганыч хәлдә: корыйлар, яналар, кисеп юк ителәләр... Күрәсезме, бөтен яшәешебез бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Нәтиҗәдә, кискен чаралар күреп булса да, хәлдән чыгу юлы табылды. Хәзер инде район хакимияте башлангычы белән анда тагын бер – тирәнрәк скважина казырга планлаштыралар. Безнең районда әле алай тирән итеп казыганнары юк. Шуның белән проблема уңай хәл ителер кебек...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев