Тәүге яну, тәүге саф хисләр
«Беренче мәхәббәт» күпләрдә каршылыклы фикерләр тудыргандыр
Беренче мәхәббәт... Һәркемгә таныш хистер бу, минемчә. Кемнәрдер аны узган яшьлек юләрлеге дип исенә төшкәндә елмаеп кына куя торгандыр. Ә кем өчендер ул мәңгелек йөрәк ярасы... Әйе, аз мыни арабызда беренче мәхәббәтләрен оныта алмыйча, гомер буе күңел түрендә йөртүчеләр. Ерактагы кояшка алданып, үз тормышларыннан тәм таба алмый интекәннәр дә бар. Беренче мәхәббәтләре белән кавышу бәхетенә ирешеп тә, гомер буе үкенечле язмышларын каргап яшәүчеләр дә юк түгел. Һәркемнең үз язмышы .
Әтнә татар дәүләт драма театры куелышында Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектакле дә күпләрдә каршылыклы хисләр тудыргандыр. “Хәй Вахит үзе күрсә, ничек кабул итәр иде икән”, – диючеләр дә, күз яшен тыя алмыйча, барысын да үз йөрәге аша үткәреп утыручылар да бар иде тамаша залында. Бу шулай булырга тиеш тә, минемчә. Һәркемнең үз карашы. Тик шунысы бәхәссез, заман үзгәрсә дә, тормыш кыйммәтләре һаман да шул Тәүге яну, тәүге саф хисләр бер килеш кала. Яхшылык, ярдәмчеллек, ихласлык, тугрылык – әле бүген дә әнә шулар тотып тора түгелме соң безне җир йөзендә. Спектакль ерак 1960 елда язылуга карамастан, анда күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә бик актуаль.
“Беренче мәхәббәт” тарихына янәдән күз салыйк. Авыл җирендә яшәгән, заманына күрә “интеллигентный” гына гаиләгә чит җирдән бер егет кайтып төшә. Тәлгать исемле бу егетнең әнисе гаилә башлыгы профессор Сәлим Гәрәевич белән бергә укыганнар.
Тулырак газета битләреннән укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев