Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

“Әтнә юллары тигез булачак”

Район юлларында елдагыча асфальттагы чокыр-чакырны ямау эшләре башланды.

 Юллар хакында “Татавтодор” оешмасының Арча­ филиалы Әтнә участогы мастеры Илнар Мөхетдиновтан сораштык.

– Юлларны ямау өчен көн саен 30 тонна – ике машина чамасы асфальт тотабыз. Елдагы күләмдә инде бу, – ди ул.

Әлегә Күшәр юлында “эш кайный”. Бригада тулы составта чокырларны “кайнар ысул” белән ямый: әйтик, катокта өлкән, стажлы “юлчы”ларның берсе Фәрит Һидиятов эшли. “Чокыр-чакырның тиешенчә ямалып, кире купмавы синнән тора инде, алайса”, – дип шаяртам. “Беренче чиратта асфальт составыннан тора ул”, – дигән фикер яңгырады. Аннан тыш махсус агрегат – фрезада, анда шулай ук күптәннән Данис Фәхретдинов эшли. Монда ук асфальт ямый торган комплекс “МАН”да Арча районыннан килеп эшләүче дә бар..

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев