Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Тормышны алар кебекләр яктырта

Яшьләр өчен – үрнәк, тирә-яктагыларга кирәк булып гомер итә Олы Мәңгәр авылында яшәүче Ардашевлар.

Олы Мәңгәр авылында бик матур пар – үрнәк гаилә гомер итә. Зәйтүнә һәм Илфар Ардашевлар авылның хөрмәтле, дәрәҗәле кешеләре.

Башкача була да алмый. Ярдәм кирәк кешегә һәрчак булышып, сораучыга төпле киңәш биреп, чит-ятларның борчу-хәсрәтен үзләренеке кебек кабул итеп, тирә-яктагыларны һәрвакыт яхшы сүз, ачык чырай белән каршы алып, җылы сүз белән озатучыны ничек ихлас хөрмәт итмисең инде! Әнә шуңа күрә Олы Мәңгәр авылында гел җылы сүзләр белән генә телгә алалар Ардашевларны.

Ә СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Ире – хатынының һәм хатыны иренең мәнфәгатьләре белән санлашкан гаиләне генә үрнәк саныйлар. Башкача әйтсәк, бары үзара аңлашу белән яшәгән гаилә үрнәк санала. Ир белән хатынның ясаган адымнары акыл көченә таянырга тиеш. Шул вакытта барысы да яхшы була.

Рус реализмының күренекле шәхесе, язучы Глеб Успенский шулай дип саный. Олы Мәңгәрдә гомер итүче Ардашевларны күзаллагач, бу сүзләрнең гаять дәрәҗәдә хак булуына тагын бер кат инанасың.

 Тыныч холык­лы, сабыр йөрәкле, бер-берсен ихлас хөрмәт итеп яшәү­че Зәйтүнә һәм Илфар Ардашевлар ике­сенә бергә 180 яшьне тутырып яталар.

Мәкаләнең эчтәлеген тулы ачу өчен аларның һәрберсен аерым телгә алу дөресрәк булыр.

Илфар абый 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны олуг юбилее белән авыл җирлеге һәм күмәк хуҗалык исеменнән Фәридә Филатова, ветераннар советы җитәкчесе Хәлимә Закирова котлады. Россия Президенты һәм районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовның котлау сүзләрен игътибар белән, уйга калып, күзләре яшьләнеп тыңлады ул.

Илфар абый узганны бик искә алырга яратмый шул. Аеруча балачагын. Балачакның иң күңелле вакыты сугыш чорына туры килгәнгәдер, мөгаен. –

Башкалар кебек үк, чын мәгънәсендә, эш арбасына җигелдем. Барлык авылдашлар, яшьтәшләр, чордашлар кебек үк “Черек бәрәңге”, алабута оны белән тукландым. Төп тормыш юлдашым хезмәт булды. Гел эшләдем, – ди ул.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев