Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Туган якка багышланган гомер

Яңа Шашы җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов 50 яшьлек юбилеен билгеләп уза

Әнием Разыя барысы 9 ир бала таба. Алтыбыз исәнсау үсә. Ул вакытта бала үлү очраклары күп була. Әтием Гарифҗан колхозда агач мастерскоенда эшләде. Өйдә өстәл, урындык, карават, комод, шкафлар ясап сатты. Шул хисапка 6 баланы үстерде.

Сүзем Сөрүр абыемның улы Марат турында. Сабирҗанов Марат Сөрүр улы 1972 нче елның 1гыйнварында Арча районы (хәзерге Әтнә) Иске Җогып авылында өченче бала булып дөньяга килә. Ике кыз баладан соң малай туу әтиәни өчен зур шатлык була. Шунысы да бар, алты малайның берсендә генә нәсел калдыручы ир бала – ул Марат.

Марат урта мәктәпне тәмамлагач, 1987 елда, Әтнә Тукай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач 1991 елда Казан дәүләт педагогия институында укый. Укып бетереп диплом алгач, Яңа Шашы урта мәктәбенә 1995 елда директор булып эшкә кайта. 1999-2001 елларда Шашы колхозында рәис булып эшли. 2001-2005 елларда Яңа Шашы урта мәктәбендә физкультура укыта. 2005-2008 елларда 121 нче номерлы һөнәр училищесы директоры була. 2008-2012 елларда Әтнә районы яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе, ә инде 2012 елдан Яңа Шашы авылы җирлеге башлыгы итеп сайлана. Бүгенге көндә шул эшен дәвам итә.

Марат кайда гына эшләсә дә, хезмәтен зур җаваплылык белән, яратып, җиренә җиткереп башкара. Холкы-табигате белән дә, кешеләргә карата мөнәсәбәте, тырышлыгы, киң күңеллелеге, ягымлылыгы, шәфкатьлелеге белән дә игътибарга лаек кеше ул. “Таң” колхозы рәисе Алмаз Сибгатуллин белән бергә, кулга-кул тотынып эшләп, “Таң” хуҗалыгын районда алдынгылар сафына бастырдылар.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев